Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллиннның Бөек Җиңү көне белән котлавы

Мөхтәрәм ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, толлар, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле түбәнкамалылар!

Сезне якынлашып килүче Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! 9 Май – һәркайсыбыз өчен изге көн. Бу– Ватаныбыз азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган бабаларыбыз, әтиләребез, туганнарыбызның бөек батырлыгын искә алу көне.

Түбән Кама районыннан фронтка сигез меңнән артык кеше киткән, шуларның дүрт мең дүрт йөз сигезе туган җиренә кире әйләнеп кайтмаган. Сугыш кырларында ятып калган батырларыбызга мәңгелек дан! Безгә тыныч тормыш бүләк иткән барлык ветераннарыбыз алдында баш иябез!

Бөек Ватан сугышы геройлары арасында безнең якташларыбыз да булуы горурлык хисләре уята. Түбән Кама җире – биш Советлар Союзы Герое һәм биш Дан орденының тулы кавалеры туган җир.

Хөрмәтле ветераннарыбыз! Бүген илебез катлаулы чор кичерә. Сез безнең өчен – батырлык, кыюлык һәм Ватанга хезмәт итү үрнәге. Ватан – һәрберебез өчен иң кадерле урын. Без биредә туганбыз, биредә безнең балаларыбыз дөньяга аваз салган. Бу урында һәрвакыт җылы һәм якты. Без сезнең батырлыгыгызны хәтерлибез һәм югары бәялибез.

Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән – сәламәтлек, ә барлык түбәнкамалыларга тыныч күк йөзе телибез! Бәйрәм белән, Бөек Җиңү көне белән!

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев