Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

23 февральдә сырхауханәләр кыскартылган график буенча эшләячәк

23 февральдә – Ватанны саклаучылар көнендә, Түбән Кама сырхауханәләре 8.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр кыскартылган график буенча эшләячәк.

Түбәнкамалыларны дежур табиблар кабул итәчәк. Бәйрәм көнендә, температуралары булган очракта, шәһәр кешеләре үз сырхауханәләренең “кызыл зона”сына мөрәҗәгать итә алачаклар.  Табибны өйгә чакыру хезмәте эшләмәячәк.

Перинаталь үзәкле балалар шәһәр сырхауханәләрендә фильтрда дежур табиблар кабул итә. Табибны өйгә 8.00-13.00 сәгатьтә чакыртырга мөмкин булачак.

Кама Аланы район хастаханәсендә дежур педиатрлар һәм терапевтлар  8.00-13.00 сәгатьтә кабул итәчәкләр, температуралылар өчен фильтр бүлмә тәүлек буе эшли. Шулай ук, кичектергесез ярдәм дә теләсә кайсы вакытта күрсәтеләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев