Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Реклама

Банк хезмәттәшлеге һәм бизнес

Җитештерү, җәмәгать туклануы, юридик хезмәтләр, күчемсез милек тармакларында эшләүче Түбән Кама эшмәкәрләре бизнес үсешенә йогынты ясый торган төп максатлар һәм факторлар турында фикер алышу өчен берләште. Түбән Кама эшмәкәрләр җәмәгатьчелеге өчен бу чараны Ак Барс Банк оештырды.

«Барысы да бик тиз үзгәрүчән хәзерге шартларда, теге яки бу мәсьәләләрне хәл итү өчен, эшмәкәрнең ни дәрәҗәдә тиз үзгәрүе мөһим. Ә банк теге яки бу бурычны хәл итү өчен кирәкле инструмент булып тора",– Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының Икътисади үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Борисов очрашуны әнә шундый сүзләр белән ачты. Спикерлар җирле бизнесменнарга эшмәкәрләрнең бу ысуллардан ничек файдалана алуы турында сөйләделәр.

«Ак Барс Банкның стратегик үсеше һәм нинди дә булса инновацияләр барышында без һәрвакыт клиентны – аның белән мөнәсәбәтләрне, бу мөнәсәбәтләрне үстерүне һәм клиентыбызның ихтыяҗынберенче урынга куябыз. Мондый тотрыксызлык чорындаберләшергә, сөйләшүләр алып барырга һәм нәтиҗәле диалог һәм багланышлар өчен файдалы ысуллар булдырырга кирәк»,– дип мөрәҗәгать итте кунакларга сәламләү сүзе белән Ак Барс Банкының цифрлы маркетинг идарәсе башлыгы Алексей Дробот.

 

Ташламалы кредитлар

                  

IT-технологияләр өлкәсендә компанияләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә. Кече һәм урта эшмәкәрлек(МСП)кредитларын стимуллаштыру программасы IT-компанияләрне үстерүне программа белән тәэмин итү өчен кредитлар бирүне күздә тота. Бу – 2024 елга кадәр 3 % тан 5% ка кадәр заемнар. Ул 5 млн сумнан артып китә. Банк ташламалы ставкаларын авыл хуҗалыгы, металлургия, җитештерү, эшкәртү кебек икътисадның өстенлекле тармакларында эшләүче эшмәкәрләргә дә бирә. Биредә кредит буенча ташламалы ставка 12,25% тәшкил итә, кредит лимиты 1 млрдсумга җитә. Банк тарафыннан, шулай ук, авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, профильле тармакта эшләүче эшмәкәрләргә ярдәм итү программасы гамәлгә ашырыла. Аның буенча орлык сатып алуга, ягулык-майлау материалларына, язгы кыр эшләренә кыска вакытлы еллык кредитлар бирелә. Кредит елга5%белән бирелә. Шундый ук ставка белән элиталы мөгезле эре терлек, комбайннар һәм тракторлар сатып алу өченозак вакытлы кредит бирелә.

Кече һәм урта эшмәкәрлеккә кредит бирүне стимуллаштыру өчен Татарстан Республикасының гарантия фонды һәм МСПкорпорациясе җәлеп ителә. «Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ташламалы программалар кысаларында кредитлар, һичшиксез, залог бирүне күздә тота. Әйтик, клиентка әйләнештәге акчаларны 10 млн сумга тулыландырырга кирәк булса,ул, мисал өчен, транспорт чарасы яки күчемсез милек белән3 млн. сум залоглы бәя белән залог бирә. Шулай итеп, фонд җиде миллион сумлык гарантия поручительлеге бирә ала. Бу хезмәт – түләүле, елына уртача 1-1,5% тәшкил итә»,– дип сөйләде эшмәкәрләргә Ак Барс Банкының кече бизнес буенча җирле директоры Зилә Рәхимова. Шулай ук спикер хезмәт хакын түләү һәм 15 айга 11% ставка белән салым түләүләре буенча пилот проект турында да сөйләде.

 

Чит илләргә күчерү

 

Хәзерге вакытта Ак Барс Банк түләүләрне 12 валютада башкара, шуңа күрә теләсә нинди түләү, һичшиксез, билгеләнгән пунктка барып ирешәчәк. Шул ук вакытта, бизнесменнаргаүзләренең түләүләр барышын GPS-трекер ярдәмендә онлайн күзәтеп торырга мөмкинлек бирә. Эшмәкәрләргә түләү срокларын үтәргә валюта календаре ярдәм итәчәк.

Банк зур күләмдә финанс операцияләре булган бизнеска тариф пакетларын тәкъдим итә. Җыелган кешеләргә Ак Барс Банкының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча директоры Альбина Исмәгыйлева тулырак аңлатма бирде: “Аларның иң киң таралганнары – «Ышанычлы үсеш»һәм "Алга барабыз". Абонент түләве өчен сез счетны түләүсез ачуга һәм бер счетка –сумнарда, ике счеттан чит ил валютасындахезмәт күрсәтүгә ия булачаксыз. Әгәр сез калдыкларда миллион сумнан алып тотасыз яки корпоратив карта буенча 250 мең сумнан башлап үткәрсез икән, абонент түләвен түләргә кирәкми. Әмма операцияләр күп булмаса яки алар катлаулы булса, монда база тарифларына кушылыргакирәк", – диде ул.

Импортерлар өчен банкта импортны алыштыру өчен өстенлекле продуктлар сатып алуга еллык 5,85% лы ташламалы ставка бар. Экспорт кредитларына ярдәм итү программасын аерым билгеләп үтәргә кирәк.

 

Катлаулы нәрсәләр турында гади итеп

 

Хәзер җитештерүчеләрнең төп проблемасы – чимал белән тәэмин итүчеләрнең алдан түлә куярга кушулары. Бу проблеманы банк базарында аз билгеле, әмма бик нәтиҗәле инструмент – факторинг хәл итә ала. Ул әйләнештәге акчаларны тулыландыру хисабына касса аермаларын киметергә мөмкинлек бирә. "Факторинг – ул безгә киләчәктә сезнең уңышларыгызга исәп тотарга мөмкинлек бирүче продукт. Әгәр кредитлау – ретроспектив мәгълүматлар булып торса, факторинг – димәк, без сезгә сатып алучыларыгыз белән мөнәсәбәтләрегезне үстерегә, яңа базарларга чыгарга һәм тагында көчлерәк конкурентлык сәләтенәия булу мөмкинлеге бирәчәкбез. Әгәр без тәэмин итүче белән озак вакытлы мөнәсәбәтләртурындасөйлибез икән, ул сездә аның адресына банк акчалары белән 100% тәэмин ителгәнышанычлы контрагентны, тәэмин итүчене күрәчәк. Тәэмин итүче нәкъ менә шул сатып алучыга басым ясаячак һәм, мөгаен, сату күләмен арттырачак һәм иң яхшы шартлар тудырачак»,– дип белдерде Ак Барс Банкының цифрлы факторинг идарәсе башлыгы Алексей Дробот. Факторинг бизнеска киләчәктә тагын да уңышлы һәм конкурентлыкка сәләтлебулырга мөмкинлек бирә.

Бүгенге көндә факторингның бәясе төп ставкаһәм өстәмә +4% белән билгеләнә.

 

Персоналга – сыйфатлы хезмәт күрсәтү

 

Исәп-хисап, финанслар һәм персонал. Сыйфатлы сервис белән тәэмин итү өчен банкта хезмәт хакы проекты бар. Оешмаларныаңа кертү персоналга үз исәп-хисап кассасы белән бушлай хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Электрон документ әйләнеше дә уңайлы. Оешмаларга индивидуаль якын килүмөһим. Шулай итеп, һәр компаниягә үз менеджеры беркетелә. Оешма хезмәткәрләренә Ак Барс Банк карталары Visa, Master card һәм Мир түләү системаларында тәкъдим ителә. Соңгысы бигрәк тә актуаль, чөнки аңа коммерция оешмалары зур кызыксыну белдерә. "Бу – хезмәткәр өчен бик мөһим һәм акчаларны тиз арада алыргамөмкин. РФ территориясендәге теләсә кайсы банк банкоматларында безнең карта буенча акчаларны комиссиясез алырга була. Шул ук вакытта кешбэкны без баллар яки бонуслар белән түгел, ә акчалата тәкъдим итәбез. Моннан тыш, «ТР Дәүләт хезмәтләре» порталындагы карталар буенча түләүләр комиссиясез үткәрелә», – дип сөйләде, хезмәт хакы проектларын җәлеп итү буенча җитәкче Ирина Борисова.

 

ЭШМӘКӘРЛӘР ФИКЕРЕ

 

Эльмир Миңнеханов:

– Минем өчен, эшмәкәр буларак, ташламалы программалар буенча ставкаларны киметү мөмкинлеге мөһим. Банкта моның өчен кирәкле барлык инструментлар да бирә. Минемчә, бүгенге шартларда бизнеска ярдәм итү өчен бу бик мөһим.

Александр Подкопаев:

– Факторинг буенча кызыклы схема. Минемчә, ул эре һәм урта бизнес җитештерүчеләре өчен актуальрәк. Минем өчен монда хезмәт хакы проектын җәлеп итү буенча мәгълүмат файдалы булды. Бу мәсьәләне тирәнрәк өйрәнергә, тәкъдимнәрне анализларга кирәк булачак.

Евгения Ишмаева:

– Миңа, күчемсез милек өлкәсе вәкиле буларак, банк тәкъдим иткән Ислам ипотекасы турындагы мәгълүмат ошады. Мин инде сату офисы директоры белән аралаштым, бу проект турында фикер алышырга килешендем. Минем бизнеста Ислам ипотекасы фишка булырга мөмкин, чөнки мондый программа беләнклиентлар шактый кызыксына.

Наталья Гатауллина:

– Үзмәшгуль һәм шәхси эшмәкәрләргә кагылышлы файдалы мәгълүмат булды. Минемчә, бу мәгълүмат шундый бизнесменнар өчен кирәк. Мин ул кешеләр белән еш аралашам һәм биредә белгән бөтен мәгълүматны җиткерәчәкмен.

Булат Мотыйгуллин:

– Мондый очрашулар актуаль. Банкның эшмәкәрләрне җыеп, үзенең яңа продуктлары турында сөйләве күңелле күренеш. Шулай итеп, без трендта калабыз һәм бүгенге көндә нәрсәнең иң кирәкле икәнен һәм банкның нәрсә тәкъдим итәкәнен аңлыйбыз. Мине, аерым алганда, факторинг кызыксындырды. Аны җентекләп өйрәнергә кирәк булыр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев