Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Ут белән сак булыгыз!

Республикада 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим урнаштырылачак. Түбән Кама районында закон бозып, үлән һәм чүп-чар яндыручыларны һавадан квадракоптер ярдәмендә эзләячәкләр.

Түбән Камада янгыннарга каршы көрәш һәм саклык чараларына бәйле бәйле мәсьәләләрне чишәр өчен җитәкчеләр һәм авыл җирлекләре башлыклары киңәшмәсе узды. Анда кешеләр янган үләннәрдән, чүп-чардан, коры-сарыдан зыян күрмәсен өчен нишләргә кирәклеге турында фикер алыштылар.

Узган ел яз айларында, хәтерләсәгез, шактый күп мәйданда басу-кырлар янды. Гайнуллин һәм Менделеев урамнарында яшәүчеләрнең янган үлән төтененнән шактый тилмерде. Күп балалы гаиләләргә бүлеп бирелгән җир участокларында да көчле янгыннар булып, хәтта күпмегәдер Түбән Кама-Чистай юлында хәрәкәт тукталып торды.

Быел, янгынга каршы көрәшү максатыннан, минераллаштырылган полосаларны арттырачаклар. Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең гадәттән тыш хәлләр, ГО һәм террорчылыкка каршы эшчәнлек мәсьәләләре буенча урынбасары Фәрхәд Сафиуллин шундый тәкъдим ясады. Ут торак пунктларга һәм урманнарга күчмәсен өчен, хәзер җир ике-өч буй сөреләчәк.

Бакча хуҗалары һәм авыл халкы да көздән калган коры үләнне, чүп-чарны яндырганда аеруча сак булсын иде. Дача сезоны ачылсын гына, халык бакча кишәрлекләрендә коры үлән яндыра башлаячак. Ә бу янгынга каршы махсус чорда катгый тыела.

Язма ахырында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган очракта штраф күләмен искә төшереп китәбез. Ул физик затларга 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 15-30 мең сумга кадәр, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә – 30-40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 400 мең сум.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев