Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Туңып та, егылып та үләләр

Соңгы атна эчендә шәһәрдә һәм районда өч ир кеше мәете табылган. Берсенә Ширәмәт авылындагы йортларын тикшерергә дип килгән кешеләр тап булган. Бу йортта алар җәен генә яши икән.

Үлгән ирнең куллары канда булган. Фаразлар буенча, бу узган атнада Ширәмәттә йөкле хатынын яндыра язган ир булырга мөмкин. 20 яшьлек хатын-кыз әйтүенчә, көнләшеп, сөйгәне аның аяк астына ниндидер сыеклык түккән дә, ут төрткән. Үзе качып котылган, ә менә өе янып беткән. Тик тикшерүчеләр аның ут төртүче булуын расламаганнар. Тикшерү комитетының тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий әйтүенчә, мәет экспертизага җибәрелгән, кулларында пешкән эзләр дә бар. Тикшерүчеләр әйтүенчә, ир туңу нәтиҗәсендә үләргә мөмкин. Хатыны Казандагы республика клиник хастаханәсендә ята. Табиблар йөклелеген саклап калганнар. Тикшерү бара.
Тагын бер ир мәете Химиклар урамындагы 64 нче йорт янында табылган. Ул чүп контейнеры янында яткан. Урынга килгән хокук сакчылары аның 1977 елгы икәнлеген ачыклаганнар. Ул ата-анасы белән башка адрес буенча яшәгән, беркайда эшләмәгән. Якыннары әйтүенчә, ул көнне ир иртән өеннән чыгып киткән. Үлем сәбәбен тикшерүчеләр югарыдан егылып төшү дип фаразлыйлар. 
Өченче мәет Төзүчеләр урамындагы йортларның берсендә – үз фатирында табылган. Коткару хезмәтенә начар ис сизгән күршесе шалтыраткан. Өстәвенә, фатир хуҗасын күптән күргәне булмаган икән. Ишеге эчтән бикле булгач, аны ватып кергәннәр. Йорт өчен җаваплы хатын сүзләре буенча, 63 яшьлек ир үзе генә яшәгән, аерылган булган. Үлеме криминал белән бәйләнмәве билгеле, ә менә сәбәбен ачыклыйсы бар.
Мәгълүмат һәм фото НТР сайтыннан .
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев