Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада ике машина бәрелешүдә бер кеше зыян күргән

Авария шартлары ачыклана.

Түбән Камада «Мерседес» белән «Рено» машиналары бәрелешкән. Юл һәлакәтендә «Рено» машинасының 37 яшьлек йөртүчесе җәрәхәтләнгән. 

Кичә, 7 декабрьдә, Химиклар проспекты һәм Төзүчеләр проспекты киселешендә Renault Kaptur һәм Mercedes-Benz бәрелеште, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.

Якынча мәгълүматларга караганда, Төзүчеләр проспекты буйлап Химиклар проспектына таба барган «Рено» шоферы төп юлдан баручы «Мерседес»ка юл бирмәгән.

«Мерседес» йөртүчесе 71 яшьлек хатын-кыз була.

«Рено» шоферының йөзе җәрәхәтләнә. Табиблар аны авария урынында караган һәм ярдәм күрсәткән.

Авария шартлары ачыклана.

Моңа кадәр без Яңа ел бәйрәмнәре вакытында янгынга каршы махсус режим кертеләчәк дип язган идек.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев