Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәре вакытында янгынга каршы махсус режим кертеләчәк

Махсус режим 19 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр гамәлдә була.

Татарстанда 19 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр махсус янгынга каршы режим кертелә. Тиешле карар хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

Бу режим гамәлдә булган чорда 1-3 класс куркыныч булган пиротехник эшләнмәләрне куллану тәртибе:

— сәнәгать объектлары һәм ягулык-энергетика комплекслары чикләреннән 500 метр ераклыкта;
— торак-коммуналь һәм авыл хуҗалыгы, күп фатирлы торак йортлар, кешеләр күпләп була торган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йортлар чикләреннән 30 метр ераклыкта.

Карарның үтәлешен гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре күзәтеп торачак. Моннан тыш, дежур тору, пиротехник эшләнмәләрнең законсыз сәүдәсенә чик кую максатыннан патруль хезмәте оештырылачак.

Моңа кадәр без Кама аша боз кичүен куллануга тапшырырга әзерлиләр дип язган идек. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев