Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Приставка да юк, акча да

Гыйнвар ахырында түләүсез белдерүләр бастыручы сайтларның берсендә “Сони Плейстешн 5” уен приставкасы сатам дип игъланга алданып, 40990 сум акчасыннан колак кага.

Түбәнкамалы күрсәтелгән телефон номерына шалтырата, тик телефонны алучы булмый. Ә берничә көннән Ватсапка сатучыдан хәбәр килеп ирешә. Ул имештер, “М-Видео” кибете склады хезмәткәре һәм әлеге приставканы үз кешеләре өчен кайтарткан булганнар.  Үзара язышудан шул аңлашыла: товар бәясен түләргә дә, әзер чек белән Түбән Каманың “Сити Молл” үзәгендәге әлеге кибеттән приставканы барып алырга. Түбәнкамалы, “склад хезмәткәре” кушканча, күрсәтелгән электрон адрес буенча кереп, Сбербанк картасының номерын һәм арттагы беркемгә дә әйтергә ярамаган 3 урынлы санны яза. Аның картасыннан шундук 40990 сум акча юкка чыга. Зыян күрүче тагын “сатучы”га акча күчергәнен хәбәр итеп, чек фотосын юллый һәм кибеткә барачагын әйтә. Шунда сатучы ниндидер ялгыш китте дип, сүз боткасы куерта башлагач кына, ир-егет үзенең алданганлыгын аңлый һәм бу хакта турыдан-туры “сатучыдан” сорый. Тегесе “әлбәттә” дип җавап кайтара.

Статистикага күз салсак, ел башыннан полиция хезмәткәрләренә акчаларыннан колак каккан 95 түбәнкамалы мөрәҗәгать иткән, 51 җинаять эше кузгатылган.

 

Эчкечелек хәерлегә илтми

44 яшьлек ир-ат бергә яшәгән хатынын үтерүдә гаепләнә. Фаҗигале хәл узган елның маенда, Чәбия урамы, 5 А йортында була.

Тикшерү материаллары буенча, алар бергә нидер бәйрәм иткәннәр. Шуннан сүз иярә сүз чыгып, тавыш-гауга, сугыш чыга. Алган тән җәрәхәтләреннән хатын-кыз хастаханәдә үлә. Аңа 34 яшь булган. Күршеләре сөйләвенчә, әлеге фатирдан кунаклар өзелеп тормаган. Ирнең хатынга кул күтәрү сәбәбе көнчелек тә булуы ихтимал.  Ул үзе бу хакта берни хәтерләми.  Ир-ат җиде ел гомерен колониядә үткәрәчәк.

 

ЮХИДИ

Нәрсәгә кирәк булган?

Түбән Камада ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан “Лада” автомобилен тикшергәндә патроннар тапканнар.

Руль артында 26 яшьлек түбәнкамалы була. Документларын тикшергән вакытта ул үзен шикле тоткач, автоинспекторлар автомобильне җентекләбрәк  тикшерәләр. Машинаның алгы ишекнең кесәсеннән 9 данә патроннар табып алалар. Алынган патроннар тикшергәч, аларның сугыш кирәк-яраклары категориясенә керүе һәм аучылык мылтыгыннан ату өчен каралган булуы ачыклана. Хәзерге вакытта бу факт буенча тикшерү үткәрелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев