Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Көчләрен кая куярга белмәгәннәр

Полиция хәбәр итә

Дөрес эшләгән

43 яшьлек түбәнкамалы алдартазларга ышанмыйча, 350 мең сум акчасын саклап калган. Иртән билгесез берәү шалтыратып, үзен тикшерүче итеп таныштыра һәм Мәскәү каласында аның исеменнән кемдер 350 мең сум күләмендә кредит алу өчен гариза биргән дип белдерә.

Ир-ат сүзне озакка сузмый, сөйләшүне өзә һәм Тикшерү комитетына шалтыратып, бу хәлне ачыклый. Билгеле инде, анда кредит алучылар турында берни белмиләр булып чыга.

Шуннан соң ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең кизү частенә мөрәҗәгать итә һәм үзенә алдартазлар шалтыратуын җиткерә.

Әгәр башка түбәнкамалылар да билгесез номерлардан шалтыратучылар белән озак сөйләшеп тормый, алар кушканны эшләгәнче, биргән мәгълүматне тикшерсәләр, акчаларыннан  колак какмаслар иде.

Әнә бит түбәнкамалы ханым, акча эшләргә омтылып, 1 миллион сумга якын акчасыннан колак каккан. Телефоннан билгесез ханым шалтыратып, инвестицияләр белән шөгыльләнергә тәкъдим итә. Моның өчен әллә ни тырышырга да кирәк түгел, бары тик кесә телефонына брокер кушымтасын гына урнаштырырга кирәк икән. Шуннан соң ул ханым күрсәтелгән “брокер”  счетларына дүрт банктан алган кредит акчаларын күчерә башлаган.  Тик алдартазлар тозагына гына капкан.

Көчләрен кая куярга белмәгәннәр

Шәһәрдәге йорт подъездларының берсендә ике яшь егет бер кыз каршында “егетләнәселәре” килеп, почта тартмаларын вата башлыйлар. Тик алар һәр подъездда диярлек видеокүзәтү камералары барлыгын искә алмаганнар. Видеоязмадан күренгәнчә, алар шакый гына “салмыш” та булганнар. Бераз соңрак, камераны күреп, подъездның икенче ягына күчеп, әтәчләнүләрен дәвам итәләр. Хәзер алар китергән зыян исәпләнелә.  

Көчләрен кая куярга белмәгән әлеге исерек компанияне дворникларга булышырга чыгарсаң,  көчләре зыян түгел, файда китерер иде.

 

ЮХИДИ хәбәр итә

Юл ялгышларны кичерми

Юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне алдыннан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Түбән Каманың 37 нче лицее укучылары белән берлектә “Хәтер йөрәге” акциясе үткәрделәр.

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе нигезендә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

ЮХИДИ хезмәткәрләре барлык катнашучыларны үз тормышларын саклап калу өчен генә түгел, якыннары гомере өчен дә кайгыртучан булырга чакырдылар. Юл хәрәкәтендә катнашкан кешенең хатасы өчен кемдер сәламштлеге яки гомере белән түләргә мөмкин.

ЮХИДИ инспекторлары укучыларга юлда иминлек нигезе булган игътибарлылык, җаваплылык һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген исләренә төшерделәр.

 

Наркотиклар – үлемгә юл

Ташлап өлгермәгән

8 ноябрьдә, кичке сәгать уннар тирәсендә, Чәбия урамындагы бер йорт подъездының икенче катындагы баскыч мәйданчыгында патруль-пост хезмәткәрләре ике яшь кешене тоткарлыйлар. Аларның берсе полицейскийларны күреп, кулындагы полимер пакетын ташларга маташкан. Ул пакет эчендә 0,77 грамм көчле наркотик матдә булуы ачыкланган. Тоткарланучылар Түбән Кама районының бер авылында яшәүче 24 һәм 27 яшьлек бертуганнар булып чыга. Әлеге факт буенча РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 1 өлеше (“наркотик чараларны законсыз сатып алу, саклау, үзең белән йөртү”) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы наркотиклар сату очраклары буенча 291-20-02 (Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны) яки 02 (020 кесә телефоныннан) номерлары буенча полициягә хәбәр итәргә чакыра.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев