Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Алдартазлар йокламый

Кеше кесәсендәге акчаларга кызыккан мошенниклар эшләмичә баюның нинди генә ысулларын уйлап тапмый.

«Якыныгыз бәлагә очрады» яки «Сезнең картадан акча алалар. Сезнең исемгә кредит рәсмиләштерәләр» – дип шалтыратулар әледән-әле кабатланып тора. Алай гына да түгел, алар бушлай сату-алу турындагы игъланнар бирүче сайтлар аркылы да алдау җаен табалар. Мондый мисаллар безнең түбәнкамалылар арасында да шактый. Казаннан Түбән Камага «Бла-бла кар» кушымтасы аша юлдаш тапкан ир-ат 80 мең сум акчасыннан колак кага. Икенчесе арзан бәядән телефон аласы килеп, алдартазларга 22000 сум акча күчерә. Тагын бер түбәнкамалы «төнге күбәләк» белән күңел ачарга тели. Тик «мәхәббәт уены» уйнарга теләп 15200 сум акча күчерсә дә, ул көткән «мәхәббәт» кенә күренми. Югыйсә, полиция хезмәте, вакытлы матбугат һәр адымда банк картагыз саннарын беркемгә хәбәр итмәгез дип кисәтеп тора.

Бу исемлек тагын бер кешегә тулыланган булыр иде дә, аның бәхетенә сөйләшүләрен шәһәрдәше ишетеп алып, мошенниклар тозагыннан коткарып кала. Гадәттәгечә, өлкән яшьтәге ханым телефонына шалтыратып: «Кызыгыз авариягә юлыкты», – дип хәбәр итәләр. Сөйләшү шаһиты булган Илдар Мөхәммәтҗанов пенсионерны мошенниклар тозагыннан арындырырга тырыша. Тик, хатын-кыз аны тыңларга теләмәгәч, полиция хезмәткәрләрен чакырта һәм хатын-кыз 100 мең сум акчасын күчермәсен өчен, банкоматны гәүдәсе белән каплый. Шул гамәле белән ул түбәнкамалының 100 мең сум акчасын саклап кала.

Кая куярга белмәгән артык акчаларыгыз булмаса, интернет кибет булсынмы ул, игъланнармы – алдан акча сорасалар, ризалашмагыз!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев