Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Алар – дәүләт милке сакчылары

Полиция хәбәр итә

Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору хезмәтенә быел 85 ел тулды.

Бу хезмәт 1937 елдан, Мәскәүдә Социалистик милекне урлауга каршы көрәш буенча беренче бүлек төзелгәч башлана. Соңрак мондый бүлекчәләр һәр районда, шәһәрдә булдырыла.

Түбән Кама бүлегендә барлыгы 16 хезмәткәр эшли, аларның һәркайсы үз юнәлеше өчен җавап бирә – коррупциягә каршы, бюджет акчаларын урлауга каршы көрәш, террорчылыкны һәм экстремизмны финанслауны булдырмау буенча эш алып бара.

Өч елга утыртканнар

«Түбән Кама Робин Гуды» дигән даны таралган каракка хөкем карары чыгарылды.

Ул җинаять Кодексының берничә маддәсе буенча гаепләнә. Шулар арасында иң шау-шу куптарганы, мөгаен, чит машинадан миллион сумнан артык акча урлау очрагыдыр. Хәтерләсәгез, ир акчаның бер өлешен үтеп баручыларга да тараткан. Әлеге җинаятьләре өчен карак гомуми режимлы колониядә 3 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Тагын наркотиклар табылган

Хокук саклаучылар 32 һәм 34 яшьлек ике түбәнкамалыны тоткарлаган. Аларны тентү вакытында берсенең кесәсеннән пластилин белән уралган һәм эчендә билгесез матдә булган пакет табыла.

Тикшерү барышында аның ике граммга якын мефедрон наркотигы булуы ачыклана.

Түбән Кама да «Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит» Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясенең беренче этабына кушылды. Полиция хезмәткәрләре барлык гражданнарны 02 яки 102 телефоннары аша наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле закон бозу фактлары турында хәбәр итәргә чакыра. Анонимлык гарантияләнә.

«Иномарка» янган

Шәһәребезнең Шинчылар урамында төнлә «Опель» маркалы чит ил машинасы яна.

Янгын турында хәбәр коткаручыларга төнге өчләр тирәсендә ирешә. Алар килеп җиткәнче машина тулысынча диярлек ут белән чорнап алынган була. Машинага билгесез кеше ут төрткән, дигән фараз бар. Чөнки Шинчылар урамы, беренче йортка куелган күзәтү камерасы видеоязмасында төнге өчтә машина янына кулына кара пакет тоткан ир-ат килүе күренә. Алгы сул тәгәрмәчләре янында чүгәләп утыргач, ул үзе белән алып килгән әйбергә ут төртә. Бер минут чамасы вакыт үтүгә, автомобильне ут камап ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев