Туган як

Телефон уенчык түгел

Бишенче сыйныф укучысы, үзе дә сизмәстән, әнисен кредит сазлыгына батыра.

Кыз интернетта утырганда, социаль челтәрләрнең берсендә аңа интернет уеннарында «премиум аккаунт» откан, дигән хәбәр килә. Ә отышны алу өчен телефон номерын язарга һәм килгән СМС-хәбәргә, берле санын белән җавап бирергә кирәк булган. Укучы шулай эшләгән дә. Шуннан соң алдартазлар аралашуны туктата. 10 көннән соң кызның әнисе «Экспресс деньги» микрокредит оешмасыннан тиз арада алты мең сум күләмендә бурычын түләүне таләп иткән хәбәр алган. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: