Туган як

Җавап тотарга туры киләчәк

Теракт турында ялган хәбәр тараткан өчен 1960 елда туган түбәнкамалыга РФ Җинаять Кодексының 207 маддәсе, 2 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.

Узган елның 20 декабрендә төнлә ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең кизү бүлегенә шалтыратып, “Түбән Кама нефтехим” комбинатына теракт әзерләнүе турында хәбәр итә. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре бер тәүлек эчендә  шалтыратучының шәхесен ачыклый. Әлеге ир исерек хәлдә булган һәм ялган хәбәр белән полиция хезмәткәрләрен чакырткан өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган булган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: