Туган як

10 яшьлек баланы бәрдергәннәр

Түбән Камада 10 яшьлек малай юлны чыкканда «Лада Калина» автомобиле астына эләккән.

Җиңел машина руле артында 71 яшьлек ир-ат булган. Аның сөйләвенчә, яшүсмер юлның иминлегенә инанмыйча, кинәт машина алдына йөгереп чыккан.

Әлеге хәл «Кояшлы Алан» паркы янында булган.

Нәтиҗәдә, малайның аяк балтыры имгәнгән. Баланы хастаханәгә озатканнар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: