Туган як

Урман шаулап үсәр...

Бу тормышта күпме кешеләрнең тарихка керерлек, халык күңелендә сакланырлык файдалы гамәлләре кала. Менә мин дә – хәзер инде өлкән кеше – яшь чактагы истәлек булып калган эшләребез турында язарга булдым.

1971 елның май аенда безне, Кызыл Чапчак урта мәктәбенең 9 сыйныф укучыларын, Түбән Чаллы авылының урман кырыендагы басуына каен үсентеләре утыртырга алып килделәр. Бу эшне урман хуҗалыгы хезмәткәре Хуҗаҗан абый Әхмәтҗанов оештырды. Машина белән каен үсентеләре, мичкәләр белән су китерделәр. Кызларга чиләкләр алып килергә кушылган иде.

Хуҗаҗан абый эш тәртибе белән таныштырды: “Балалар, хәзер без менә монда шушы каен үсентеләрен утыртырбыз. Алар зур булып үсәрләр, бу сезнең утырткан урманыгыз булыр. Әйдәгез, яхшы итеп тырышып эшлик. Соңыннан горурланып сөйләрлек булсын. Хәерле сәгатьтә!” – дип, эш кораллары өләште. Аларны ничек кулланырга икәнен күрсәтте.

Шулай итеп, бер малай, бер кыз рәтләргә тезелеп бастык та, булачак урманыбызны утырта башладык. Үсентеләр шундый нечкә, кечкенә иде. Болар кайчан үсеп җитәрләр икән дип, уйлап та куйдык. Шаярышып-көлешеп тырышып эшләдек. “Көч бар беләктә, дәрт бар йөрәктә”, – дип җырлап та ала идек.

Ничә көн эшләгәнбездер, хәтерләмим, әмма үсентеләрне бик күп утырттык. Эшебезнең нәтиҗәсе булсын дип, тырыштык. Эшләп үскән авыл балалары бит без! Хуҗаҗан абый да, яныбызга килгән саен, мактап, үсендереп тора иде.

Түбән Чаллының бөтен басулары таулы бит. Тау өстендәге урманнан агып төшкән кар сулары ерганаклар ясый. Менә шул ерганаклар зураймасын өчен, ул елны бик күп агачлар утыртылды. Авылда кырчылыкта эшләүче апалар да нарат үсентеләре утырттылар. Хуҗаҗан абый эшне бик яхшы оештыра иде...

Әйе, шул вакытта утырткан каеннарыбыз гөрләп үстеләр, зур урман хасил иттеләр. Хәзер анда күрше-тирә авыллардан да җиләккә, гөмбәгә йөриләр. Каеннарны кисеп, мунча себеркесе әзерләүчеләр дә булды. Ул киселгән агачларны күргәч күңелләр сыкрый иде. Андагы һәр агач кадерле бит безгә, үзебезнең утырткан агачлар бит алар, балаларыбыз кебек!

Түбән Чаллы авылында үсеп килүче яшь буын бу урман ничек барлыкка килгәнен белмидер дә инде. Кызыл Чапчак урта мәктәбенең гөрләп торган чаклары иде бит ул. 9-10 сыйныфларга күрше Югары Чаллы, Урта Чаллы, Тоба, Үчкә, Каенлы һәм Яуш авылларыннан да килеп укыйлар иде. Без, Түбән Чаллыдан, алты укучы идек. Исемнәрен язып үтсәм дә урынлы булыр дип уйлыйм. Разыйм Гайнетдинов, Рафаил Дәүләтшин, Гәбделәхәт Хәсәншин, Һидая Гәрәева, Әлфия Әхтәмова һәм мин.

Менә шулай еллар артлы – еллар үттеләр, Аллаһның рәхмәте белән безнең урманыбыз гөрләп үсте. Быел аңа – 50 ел тулды! Әле кичә генә утырткан идек шикелле. Безнең гомер дә үтеп бара шул. Инде кайберләребез бакыйлыкка да күчте. Урманыбызга барган саен, һәрберсен күз алдына китереп, уйланам. Яз көне, бигрәк тә яфрак яра башлаганда, ак каеннар ап-ак алъяпкыч япкан сыйныфташ кызларым кебек балкып торалар. Ә көзләрен, җилле көннәрдә, шаулаган вакытта, вафат булган иптәшләребезне сагынып, ыңгырашалардыр сыман.

Менә бу горур гына үсеп утыручы каенны арабыздан вакытсыз киткән жор телле сыйныфташыбыз Рәүф Даһизов утыртканыдыр, бәлки. Ә болары, җилдә бөгелеп-сыгылып утыручы сылу каеннар шат күңелле Һидая белән горур Фәйрүзә утыртканнарыдыр. Аларны сагынып шулай моңаялардыр.

Эйе, урман кадәр урман утырту һәркемнең бәхетенә дә эләкми ул. Бу урман – безнең горурлыгыбыз. Күпме кеше анда барып саф һавасын сулый, гөмбә, җиләген җыя. Кәефләре күтәрелеп кайта. Шуларны уйлагач, күңелләрне рәхәтлек хисләре били. Безнең дә кечкенә генә булса да хезмәтебез керде дип сөенеп куясың. Әз булса да үзебездән соң кешеләргә яхшы эшебез кала. Ә урман үсәр, Аллаһы боерса, безнең вафатыбыздан соң да шаулап үсәр, кешеләргә файда китерер.

Киләсе елда мәктәпне тәмамлавыбызга да 50 ел тула. Шул уңайдан, сыйныфташлар белән очрашып, урманыбызга барып, вафат булганнарыбыз рухына догалар кылып кайтсак иде дип тә уйлап куям.

Мөнзилә Әгъләмова (Корбанова)

Түбән Чаллы авылы.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: