Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Юллар иртәнгә чип-чиста була

Безнең Түбән Уратма авылы районыбызда иң зур авыллардан санала. Бездә урамнар да, тыкрыклар да күп.

Быел кышын кар бик мул яуганлыктан, аларны көн саен чистартып торырга кирәк иде.

Элекке заманнарда, яңа яуган кар өстеннән йөри-йөри, юлларны атлылар һәм жәяүлеләр салган. Ул чакта машиналар булмаган шул. Хәзер урамнарны, тыкрыкларны чистартмасаң, машиналар йөри алмас иде. Шуңа күрә, һәр көн иртән, кешеләр йокыдан торганчы, авылыбыз урамнарын кардан чистартып куялар. Иртәнге сәгать 4 тән чистарткыч тракторлар эштә инде. Бер тракторда авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин үзе йөрсә, икенчесендә – Өлфәт Яхин. Бу егетләргә авыл халкы бик рәхмәтле.

Кешеләргә ярап бетеп булмый инде. Машинасы капка төбеннән чыга алмыйча батып калып, тракторларга юлны бүлсә дә, чистартучы юк, дип зарлана кайберәүләр. Андый чакта капка төпләрен үзләре дә көри ала югыйсә.

Түбән Уратма урамнарын кардан чистартып торганнары өчен, авыл җирлеге башлыгы Айрат
Гарифуллинга һәм тракторчы Өлфәт Яхинга без бик рәхмәтле.

Рәисә Якупова, мәгариф отличнигы, пенсионер

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев