Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Яңа сезон – яңа төсләрдә!

НТР медиа-холдингында үзгәрешләр бар! Яңа бизәлеш, яңа трендлар һәм яңа планнар! Кыскасы, үзгәрешләр күп, һәм без хәзер алар турында сезгә тәфсилләбрәк сөйләячәкбез….

НТР-24 каналы тамашачыларының күзләренә ташланган беренче нәрсә – яңа заставка һәм төсләр үзгәлеге. Үзгәртүләр яңалыклар блогыннан һәм студиядән башланды. Бу эшләрне дизайнерлар, «Татмедиа» АҖ һәм НТРның техник персоналы бердәм команда булып башкарды. Каналның графикасы гына алышынмады, студиянең үзендә дә зур үзгәрешләр булды – заманча видео-дивар, ул яңача яктыртылды. Ә яңа бизәлеш тамашачылар белән бергә сайланды.
Филиал җитәкчесе, баш мөхәррир Наталья Реджеп-Алиева:
– Вариантлар күп иде, һәм без алар арасыннан нәкъ менә социаль челтәрләрдә тамашачыларның күпчелеге тавыш биргәнен сайладык. Төсләрне үзгәртергә карар кылгач, кешеләргә мөрәҗәгать иткән идек, тәкъдимнәрнең күп булуына үзебез дә гаҗәпләндек. Димәк, тамашачыларыбыз да үзгәрешләр тели!
Яңалыклар – НТР-24 телеканалының иң мөһим тапшыруы. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тик-шеренүләре Татарстанда төбәк яңалыклары сегментында безнең каналның лидер булуын күрсәтә. НТРны 42 процент түбәнкамалы карый!
Канал аудиториясен татар һәм рус телләрендә бик күп яңа һәм кызыклы проектлар көтә. «Без телевизор караучыга нәрсә кирәклеген беләбез. Яңалыклардан тыш, шәһәр җитәкчеләре белән турыдан-туры элемтә иң популяр программа булды. Без мондый туры эфирларны ешрак һәм даими рәвештә ясарга планлаштырабыз», – диде медиа-холдингның баш мөхәррире Наталья Реджеп-Алиева.
Шунысын да искәртәбез: НТР 24 каналында яңалыклар эфирга 18.00 сәгатьтә (татар телендә) һәм 19:00 сәгатьтә (рус телендә) чыга. Аларны шулай ук телеканал сайтында да карарга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев