Туган як

"Шагыйрь йөрәге янарга яратылган"

Халкыбызның мәшһүр галиме Риза Фәхретдин: “Әдип вә галимнәре булмаган кавем – бәхетсез, мәшһүр шәхесләрен оныткан халык – көчсез, әдәбияты булмаган милләт – рухсыз”, – дип язган. Шөкер, Түбән Кама шәһәре иҗат әһелләренә бай, моңа дәлил итеп, шәһәребездә 55 елга якын бай тарихы булган “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе эшләп килүен дә әйтеп китү җитәдер.

Хәзерге вакытта әдәби берләшмәгә 30 га якын язучы йөри. Ел саен әдипләребезнең яңадан-яңа китаплары дөнья күрә. Әле күптән түгел генә, каләмдәшебез Гөлчирә Исхак кызы Ибәтуллинаның, “Татнефть” хәйрия фондының “Рухият” программасы ярдәмендә, Казанның “Идел-пресс” нәшриятендә, “Сагына бөдрә таллар...” дип аталган, сугыш-тынычлык, туган тел, туган як, язмыш, мәңгелек мәхәббәт турындагы шигырьләре тупланган китабы басылып чыкты.

“Шигырьләрендә үзе ана карынында ятканда ук сугышка китеп хәбәрсез югалган әтисенә мөрәҗәгать итә, илебез  азатлыгы өчен газиз  башкайларын салган Ватан улларына эндәшә, тәрәзәгә җилләр кагылуга “Балам!” дип йөгереп чыгып, хәбәрсез югалган улкайларын көтүче аналардан кичерү сорый, ил өчен, Ватан өчен башларын салганнарны онытырга хакыбыз юклыкны искәртә. Безнең әдәбият-сәнгать өлкәсендә “41нче еллар буыны” дип аталып йөртелүче әдипләребез-шагыйрьләребез бар. Шагыйрә Гөлчирә Ибәтуллина да әнә шул 41 нчеләр йолдызлыгыннан. Халык шагыйре Гәрәй Рәхим әйткәнчә.  “41 дә туганнарның бар үз җыры, үз моңы!” дип яза китапның кереш сүзендә Кол Гали исемендәге китапханә мөдире Гүзәлия Шәйхразый кызы Гыйбадуллина.  

Каләмдәшебезнең җырлап торган шигырьләрен үз итеп Вил Усманов, Клара Дәүләтова, Булат Җиһанншин, Рамил Әсхәдулла, Илһам Яриев, Иркә Гайнемөхәммәтова, Эльвира Гыйматдинова, Флүр Гайнемөхәммәтовлар җырга  салдылар. Шушы көннәрдә җор телле, тыйнак Гөлчирә Ибәтуллина үзенең саллы гына юбилеен билгеләп үтте. Без, каләмдәшләре, ил гаме, җир моңы, туган тел газизлеген күтәргән иҗаты аны мәңге ташламасын иде дигән теләктә калабыз.

2021 нче елда дөнья күреп, инде яраткан укучыларын тапкан  китапларның берсе, каләмдәшебез Фәнүзә Фәрди кызы Сабированың “Кайтып килик яшьлеккә” дип аталган китабы. Искиткеч гүзәл табигатьле, Түбән Кама районының Кызыл Чапчак авылында туып үскән, мәктәп елларында ук шигырь җене кагылган яшь кызга, шигърият иленә юлламаны, ул чактагы “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе җитәкчесе, Рахмай Хисмәтуллин бирә. Шул юллама белән яшь кыз 1972 елда әдәби берләшмәгә аяк баса. Дөрес, тормыш мәшәкатьләре иңнәрен басып киткәндә, берничә тапкыр, каләмен читкә куеп карый ул. Тик, шигьрият илендә калган татлы һәм газаплы мизгелләр аны янә әдәбият сукмагына тартып китерә һәм бу юлы мәңгелеккә.

Туган авылының әкияти табигате шагыйрәдә шигъри күңел тәрбияли.  Күптән түгел генә, каләмдәшебезнең туган авылында, “Әдәбият корабы” проекты кысаларында, шагыйрәнең иҗатына багышланган, “Җилкенмичә йөрәк түзәрме?” дип аталган зур кичә үтте. Авылдашлары, аның җир җиләкләре, печән исләре килеп торган шигырьләренә ияреп, тарихларга кергән Калатау, бертуганнар кебек янәшә баскан Мөсәгыйт, Морзый, Җәрәмәй, Йөрәк, Тирән сыза тауларына сәяхәт кылды. Сартамакның җырлый-җырлый уйнап агышын тыңлады.

Горурлана Кызыл Чапчак авылы  халкы, бары тик хатын-кыз күңеле, хатын-кыз рухы аңкып торган, моң һәм әһәң тулы шигырьләре белән кайчандыр китмәскә дип кайткан шигърият аланында, күңелләргә очкын салып, янып иҗат итүче авылдаш-шагыйрәсе белән.  Горурланмаса шигырьләрен кабат-кабат сорап укытмаслар иде. Туган яктан илһам алып иҗат итүче каләмдәшләремнең әлеге китаплары әдәбият сөючеләр өчен зур бүләк булыр дип өметләнәм.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: