Туган як

Районда язгы кыр эшләренә 230 берәмлек трактор әзерләнгән

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе Түбән Кама муниципаль районында кыр эшләренә әзерлекне тикшереп, югары бәя бирде.

Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов җиткерде. Районда язгы кыр эшләренә 230 берәмлек трактор, шул исәптән зур егәрлеклеләрен – 65 берәмлек, 70 берәмлек чәчкеч, 20 берәмлек чәчү комплексы, 70 берәмлек культиватор, 12 берәмлек агулау машинасы һәм 30 берәмлек ашлама тараткыч әзерләнгән. 3,95 мең тонна орлыкның 98 проценты тикшерү узган. Хуҗалыклар минераль ашлама белән дә тәэмин ителгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: