Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Оста куллар ярышты

Безнең Түбән Чаллы авыл клубы Татарстан Президентының “Яңа авыл клублары” программасы нигезендә 2013 елда яңартылып, хәзер заманча технология таләпләренә җавап бирүче бина буларак, тулы көченә эшли.

Авыл халкы гына түгел, күрше-тирә авыллар, хәтта районнар да клубыбызны үз иттеләр. Татар эстрадасының күп кенә танылган артистлары авылыбызга концертлар белән килделәр. Соңгы ике ел, барыбызга да билгеле булганча, авыр ел булды. Каяндыр килеп чыккан авыру аркасында, төрле чикләүләр кертелде. Шул исәптән, клубыбызда халык җыеп, төрле чаралар үткәрү дә чикләнде.

Ә без исә төшенкелеккә бирелмичә, социаль челтәрдә онлайн эшли башладык. Һәрдаим төрледән-төрле бәйгеләр уздырабыз. Аларда авылдашларыбыз гына түгел, башка районнардан да теләп катнашалар.  Әле менә күптән түгел генә, 16 ноябрьдә билгеләп үтелә торган “Кул эшләре осталары” көне уңаеннан, “Булганнан бар да була” дип исемләнгән бәйге игълан иткән идек. Халкыбыз оста бит: бәйгегә калфак чигү, сумка, чәчәк, курчак бәйләүчеләр, сәйләннән картина җыючы, кәгазьдән сәхнә бизәү остасы, картиналар иҗат итүчеләр,  кулланышта булган пластик шешәләрдән төрле кош фигуралары ясаучы осталар үз эшләрен тәкъдим итте. Катнашучыларның иң яше Ралия Юнысова. Ул безгә үзе ясаган чәч каптырмалары, Җиңү көне символы – Георгий лентасыннан брошкалар күрсәтте. Зәй районыннан булса да, калфак чигү остасы Рәфинә Мустафина да бәйгедә катнашты, безгә үзенең калфакларын да бүләк итте. Берсеннән-берсе матур сумкалар, чәчәкләр бәйләүче Нәфисә Нәфыйкова исә һөнәре буенча тегүче булса да, бар эшкә дә кулы ятып тора. Зур Аты авылы кызы Дарья Пепенеева эшләре аерым игътибарга лаек, ул кулланышта булган пластик шешәләрдән нинди генә фигуралар ясамый. Безнең даими катнашучыбыз Марина Саетова исә сәйләннән брошкалар, чәчәкләр ясаса, авылыбыз кызы Адилә Корбанова сәйләннән картиналар җыя. Күз явын алырдай чиккән мендәр тышлары кемнеке дисәләр алар Ләйсән Зиннатуллинаныкы. Өе тулы гөлләр, мендәр тышлары тулы чиккән чәчәк аның. Гөлгенә Насыйрова кечкенә балалар өчен бик матур оекбашлар, кофталар бәйли, ә менә Зәлия Мөхлисова, җептән бәйләп, әкият геройлары ясый, аларга карасаң, йөгереп китәрләр кебек. Югары Чаллыдан Әлфия Галиева фоамираннан матур чәчәкләр иҗат итсә, Алена Габдрахманова гади кәгазьдән чәчәкләр ясап, сәхнәләрне бизи. Ә инде катнашучылар арасында бердәнбер ир егет Нурулла Ибраһимовның картиналарына карасаң, үзеңне шул картинада дип хис итә башлыйсың.

Бәйге булгач, аның җиңүчесе дә булырга тиеш бит инде. Катнашучыларның барысының да эшләре бәясез, кемне алга куйсаң да үпкәләтербез кебек, шуңа күрә урыннарны халык билгели. Ә без, үз чиратыбызда, барысына да рәхмәт әйтәбез һәм алдагы бәйгеләрдә дә катнашырга чакырабыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев