Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Китап укучыларның – үз фестивале

Кызыклы очрашулар, гамьле әңгәмәләр, осталык дәресләре, мавыктыргыч уен-викториналар – быелгы әдәби фестиваль әнә шундый онытылмас мизгелләре белән истә калыр.

Узган җомгада Түбән Кама китапханәчеләре китап укучы түбәнкамалыларны Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркында «Түбән Кама китап укый» әдәби фестиваленә җыйды. Ул илебездә игълан ителгән Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланды.

Әлеге чараны шәһәребез китапханәләре берләшмәсе инде өченче тапкыр үткәрә. Быелгысы исә программасының күләмлелеге белән аерылып торды. Кунаклар географиясе дә елдан-ел киңәя: Бөтендөнья Татар конгрессының Мәскәү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ямалиев та якташларын котларга кайткан иде. «Шәһри Казан» газетасы журналистлары Йолдыз Шәрәпова, Динара Әхмәтова, Дания Нәгыйм, ут күршеләребез – Чаллы шәһәрендә нәшер ителә торган «Көмеш кыңгырау» балалар газетасы баш мөхәррире Резеда Гасыймова, «Мәйдан» журналы мөхәррире Лилия Фәттахова, якташыбыз, юморист, җырчы Алмаз Хәмзин, «Шаян-ТВ» журналистларының килүе ямь өстенә ямь булды.

Чараның тантаналы өлешендә бәйрәмне оештыруда ярдәм кулы сузган хәйриячеләрне, иң күп укучы балалар бакчасына йөрүче малайларны-кызларны, мәктәп укучыларын, аларның әти-әниләрен, укы-тучыларны, тәрбиячеләрне, гаиләләрне тәбрикләделәр. Аларны котларга чыккан шәһәр мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Люзия Хөснуллина Түбән Кама китапханәчеләренең шәһәрдәшләребез күңелендә китапка мәхәббәт тәрбияләүдә зур эш башкаруларын билгеләп үтте. «Кызларыбыз вакыт белән бергә атлый – эшләрендә яңа формалар кулланалар, укучылар сафын арттыруның яңа юлларын эзлиләр», – дип ассызыклады ул.

Түбән Кама берләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арсланова фестивальнең озын гомерле буласына ышанычын белдерде. «Китап яраткан кеше – якты кеше ул. Андыйларның күңелендә мәкер-золымга урын калмый, күңеле тулы яхшылык, игелек була. Шуңа күрә, әйдәгез, китаптан аерылмыйк, балаларыбызны да китапны яратырга өйрәтик. Укуга мәхәббәт тәрбияләү – без, зурларның, балаларга бирә алган иң зур бүләге», – диде җитәкче.

Һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба алды ул көнне. Парк буйлап әкият геройлары йөрде. Осталык дәресләре узган мәйданчыклардан халык өзелмәде. Фотозоналар гөрләп торды. Китап күргәзмәләре яныннан да тыныч кына үтеп китәм димә. Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган китапларының затлылыгы белән игътибарны җәлеп итте. Китап ярминкәсенә килүчеләр күңелләренә хуш килгән басмалар сатып алды. Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре әзерләгән экс-позиция дә беркемне битараф калдырмады. Татар халкының кунакчыллыгын яктырткан инсталляция янында туктап, фотога төшүчеләр дә, милли гореф-гадәтләребез турында кызыклы мәгълүмат тыңларга килүчеләр дә шактый булды. Түбәнкамалылар психолог, балалар табибына да үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды. «Әдәби алан» исә әдәбият, сәнгать сөючеләрне үзенә җыйды. Ә алан түрендә – «Мәйдан» журналы, «Шәһри Казан», «Көмеш кыңгырау» газеталары журналистлары. Тамашачы Алмаз Хәмзин җырларын да тыңлап хозурланды. Чаллы шәһәренннән килгән «Две луны» рок-төркеме чыгышы исә чараның кульминацион ноктасына әйләнде.

Айгөл Гәрәева, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев