Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

"Киләчәгем хәл ителде"

13 нче гимназия-интернатта ел саен октябрь аенда “Үзбилгеләнү көне” уза. Барлык теләгән укучылар бу көнне үзләрен укытучы ролендә сынап карый ала.

Быел “укытырга” теләүчеләр шулкадәр күп булды ки, мин үземә ике дәресне генә алып кала алдым – 7а сыйныфында татар һәм инглиз теле дәресләре үткәрдем. Нәрсә сөйләрмен дип, озак уйландым, дулкынландым, ләкин класска кереп, дәресне башлап җибәргәч, шунда ук тынычландым.

Укытучы һөнәре беренче карашка гына җиңел кебек икән. Китаптагыны сөйлисең, аңлатасың да – булды. Юк шул! Башта ныклап әзерләнергә кирәк икән. Шушы ике генә дәрескә әзерләнү дә бик күп вакытымны алды. Кайбер балалар мин аңлаткан теманы аңлап бетермәделәр, шуңа күрә тагын аңлаттым. Әле бит күпме дәфтәр тикшерәсе бар! Бәхеткә, дәфтәрләр белән утырырга туры килмәде. Ләкин туры киләчәк, чөнки бу көнне мин тәгаен шуны аңладым: киләчәктә13 нче гимназия-интернатта укытучы һәм тәрбияче булырга телим икән!

“Үзбилгеләнү көне”ндә дәрес алып барган укучылар тәэсирләре белән уртаклаштылар.  Мисал өчен, Альмира Мифтахова сүзләренә караганда  (ул 4а һәм 5а сыйныфларында математика һәм технология үткәргән), башта авыр булыр дип курыккан, әмма дәресләр әйбәт узган.

Ел саен укучыларга мондый мөмкинлек бирелүенчә мин шат. Нәкъ шулай итеп мин үз һөнәремне сайладым.

Рәлинә Камәртдинова,

13 нче гимназия-интернатның

8а сыйныфы укучысы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев