Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

«Картаямы соң йөрәк!»

Була шундый кешеләр: ничә яшьтә булсалар да тормышның ямен, тәмен тоеп яши беләләр. Авылдашым, Шәңгәлче авылының йөзек кашы Разил Вәлиев шундыйларның берсе.

Юк, сез аны татар халкының күренекле улы, җәмәгать эшлеклесе, авылдашы Разил Вәлиев белән бутамагыз. Алар бездә икәү, икесе дә талантлы ир-атлар. Туган авылында яраткан, авылдашларының хөрмәтен казанган Разил Хәсән улы турында сүзем. Ул балачактан әти-әнисе кул арасына кереп, йорт арасында булышып үскән. Авыл балалары өчен көтү куу, бакча чүбе утау эшкә дә саналмый бит ул. Эшне яратып, хезмәт кешесен хөрмәт итеп үсәләр. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлап, кая укырга барырга, кем булырга дигән сорау тугач, ике дә уйламый – хезмәт кешесе, машина йөртүче була. Разил абый КамАЗ машинасы руле артына утыра, басуда сайраган тургай җырын көйгә салып кушылып җыр суза. Каралты-кура тирәсен тәртиптә тоту да аның өстендә. Эшне «хатын-кыз эше» яки «ир-ат эше»нә бүлеп карамый. Ул сыздырып баянда да уйный, үзәкләрне өзеп җырлый да әле. Авылда үткән бер генә мәдәният чарасы да аннан башка узмый дисәм ялгышмам. Кешелекле, ярдәмчел Разил абый бүгенге яшь буынга үрнәк булып тора.

Хатыны, пар канаты Фәнилә апа белән гаилә корып, ике кыз, бер малай үстерәләр. Фәнилә апа гомере буе кошчылык фермасында эшләп пенсиягә чыкты. Балалары да әти-әнисенә охшап, кешелекле, игелекле булып үсте. Фәнилә апа белән Разил абый бүген алты онык сөя.

Алинә Шәрифуллина

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев