Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Чемпионат башланды

2021 елның 17 ноябрен-дә Түбән Каманың Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте базасында Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты старт алды.

Региональ чемпионатны Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Татарстан Республикасының һөнәри компетенцияләрен үстерү үзәге» автоном коммерциячел булмаган оешмасы уздыра.
Татарстанда «WorldSkills Russia» һөнәри осталык буенча төбәк чемпионатында ярышлар 257 компетенция буенча, Татарстанның 19 шә-һәрендә һәм авылларында узачак. Бу исемлектә безнең Түбән Кама да бар.
Төбәк чемпионаты 5 этапта узачак. Быел компетенцияләр исемлеге киңәйтелгән. Яңа компетенцияләр арасында – «Цифрлы электропривод», «Оча торган робототехника», «Сити-фермерлык», «Компрессор җайланмалары машинисты», «Нефть һәм газ чыгару», «Сакчыл производство», «Банк эше», «Дәвалау эшчәнлеге», «Модалы кием һәм аксессуарлар дизайны», «Һава транспортында сервис», «Урнаштыруны дөрес оештыру», «Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү», «Моушн-дизайн», «Алмазны кыру».
Региональ чемпионат нәтиҗәләре буенча WorldSkills Russia Милли чемпионатында (ярымфинал һәм финал) катнашу өчен Татарстан Республикасы командасы җыелачак.

Фото НМР сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев