"Без төрле! Без бердәм!"

Агымдагы елдан “Апуш” балалар үзәк китапханәсендә шул исемдәге проект тормышка ашырыла башлады. Әлеге проект кысаларында китапханәдә “Халыклар дуслыгы” ункөнлеге игълан ителде. Узган атнада аны зур чара белән тантаналы рәвештә ачып җибәрделәр.
Кичә театральләшерелгән тамаша белән башланып китте. 93 нче балалар бакчасына йөрүче сабыйлар кунакларга милли киемнәр тәкъдим иттеләр, алар турында кызыклы итеп сөйләделәр дә әле. “Йолдызлык” курайчылар ансамбле чыгышы, “Әллүки” ансамбле җырчылары башкарган халык җырлары кичәнең матур бизәгенә әверелде. “Түбәтәй”, “Овтонь”, “Вумурт” халык уеннары күңелгә дәрт өстәде, бәйрәмне матур төсләр белән баетты. Чара ахырында барлык катнашучылар зур түгәрәккә басып, әйлән-бәйлән әйләнделәр.
Сүз уңаеннан, узып киткән 2021 ел “Апуш” балалар үзәк китапханәсе өчен нәтиҗәле ел булды. Ноябрь аенда ТР Мәдәният министрлыгы оештырган проектлар бәйгесендә катнашып, җиңү яулаган иде алар. “Без төрле! Без бердәм!” проекты әнә шул грант акчасына гамәлгә ашырыла. Балаларны һәм яшүсмерләрне төрле халкыларның мәдәниятләре белән таныштыру, гореф-гадәтләребезне онытмау, ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү китапханәбез эшендә мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора.
Проект мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәм аларның әти-әниләренә исәпләнгән. “4-5 яшьтә сабый үзенең билгеле бер милләт вәкиле булуын аңлый башлый, күңелендә гаилә традицияләренә кызыксыну уяна. Нәкъ менә шуның өчен дә шушы вакытны кулдан ычкындырмаска кирәк”, – ди китапханәчеләр.
Гүзәл Хәсәнова,
Түбән Кама китапханәләр берләшмәсе директорының балалар эшләре буенча урынбасары.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 21:25Түбән Камада сугыш хәрәкәте ветераннары көнендә « Күккә ашкан рота» акция-йөреше булды Бүген, 1 июльдә Россиядә Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне билгеләп үтелде. Түбән Камада бу уңайдан « Күккә ашкан рота» акциясе узды.15500
-
1 июль 2022 - 19:34Росгвардия Түбән Кама районындагы палаткалы лагерьда ял итүче балалар өчен куркынычсызлык дәресен үткәргән Татарстанда «Росгвардия белән каникуллар» акциясе бара.13300
-
1 июль 2022 - 16:26Банк хезмәттәшлеге һәм бизнес Җитештерү, җәмәгать туклануы, юридик хезмәтләр, күчемсез милек тармакларында эшләүче Түбән Кама эшмәкәрләре бизнес үсешенә йогынты ясый торган төп максатлар һәм факторлар турында фикер алышу өчен берләште. Түбән Кама эшмәкәрләр җәмәгатьчелеге өчен бу чараны Ак Барс Банк оештырды.10100
-
30 июнь 2022 - 09:26Елантау авылы мәктәбе укучылары татар халкының милли уеннарын яратып башкара
-
23 июнь 2022 - 09:54Заря лагерында мөселман балалары өчен смена башланды
-
29 июнь 2022 - 18:34Яшьлек – канатланып очар чакЯшьлек – кешенең шәхес буларак формалашкан, уңышка омтылган иң гүзәл чоры. Яшьләр тормыш тәҗрибәсе туплый, киләчәккә корган уй-хыялларын тормышка ашыра.20500
-
25 июнь 2022 - 12:35Шәһәр яшьләре кайда ял итә?Түбән Камада шәһәр халкының игътибарына лаек матур урыннар күп. Шулар арасында яшүсмерләр буш вакытларын күңелле һәм файдалы уздырырлыклары да бар. Безнең шәһәрдә яшьләр ничек ял итә соң?52200
-
1 июль 2022 - 11:06Коммуналь хезмәтләргә бәяләр арткан1 июльдән Түбән Камада коммуналь хезмәтләргә һәм газга тарифлар үзгәргән.26700
-
30 июнь 2022 - 09:55«Берёзка» сәүдә үзәге янындагы юлның чокырларын ямауга керешкәннәрШинников проспектында «Берёзка» сәүдә үзәге янындагы юлның чокырларын ямауга керешкәннәр.24400
-
29 июнь 2022 - 13:34Владимир Путин Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен рәсми бәйрәм дип игълан итте8 июль көнне Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтеләчәк.27300
-
25 июнь 2022 - 12:35Шәһәр яшьләре кайда ял итә? Түбән Камада шәһәр халкының игътибарына лаек матур урыннар күп. Шулар арасында яшүсмерләр буш вакытларын күңелле һәм файдалы уздырырлыклары да бар. Безнең шәһәрдә яшьләр ничек ял итә соң?52200
-
23 июнь 2022 - 14:15“Түбән Кама Нефтехим”ның генераль директоры һәм Башкарма комитет җитәкчесе “Сугышчан дан” музеенда булган “Нефтехимик” отряды эзтабарлары үз хезмәтләре белән “Түбән Кама Нефтехим” ның яңа генераль директоры Игорь Климов, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин һәм шәһәрнең башка җитәкчеләре белән уртаклашкан. Хәтер һәм кайгы көнендә кунаклар “Нефтехимик” эзләү отрядының “Сугышчан дан” музеенда булган.41600
-
24 июнь 2022 - 10:27Яңа айдан – яңача 1 июльдән, гадәттәгечә, коммуналь хезмәтләргә тарифлар үзгәрә. hәм, әлбәттә, кимүгә таба түгел.40400
-
28 июнь 2022 - 10:37Татарстан Президенты шәhәргә яңа тракторлар бүләк иткән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага 47 миллион сумга 10 махсус техника бүләк иткән.39200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика