Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Шәһәр һәм район яңалыклары

Алабуга һәм Н.Лемаев исемендәге “Бигеш” аэропорты арасын тимер юл белән тоташтырырга телиләр. Юлны төзүнең техник-икътисади нигезен эшләү өчен «Камаз» акча кертү турында килешү төзергә планлаштыра. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов коллегиядә хәбәр иткән. “Куйбышев тимер юлы белән бергә без «Алабуга» махсус икътисадый зонасыннан «Бигеш» халыкара аэропортына һәм Әлмәт шәһәренә кадәр гомуми файдаланудагы яңа юллар төзү мөмкинлеген өйрәнәчәкбез”, – дигән ул.

Ел дәвамында, һәр җомгада Түбән Камада ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенең хезмәт законнары мәсьәләләре буенча Яр Чаллы территориаль бүлеге хезмәткәре сораулары булган гражданнарны кабул итәчәк.

Кабул итү КФҮтә Мәктәп бульвары, 2а йорт, 1 кат, 5 нче кабинет адресы буенча узачак. Язылу өчен телефоннар: (8552) 25-31-90, 25-31-91, 25-31-32, 25-31-93. Кабул итү көнендә түбәнкамалылар белгечләргә (8555) 41-61-62 телефоны буенча да мөрәҗәгать итә алалар.

 

* * *

Татарстан җыелма командасы Татарстан Республикасы премьер-министры кубогына XVII Бөтенроссия янгын сүндерү-коткару спорты ярышларында 1 нче урын алды.

Түбән Кама янгын сүндерүчеләре дә бу җиңүгә үз өлешен керткән. Алар ярышта штурм баскычыннан менү һәм 100 метрлы каршылыклар полосасын узу буенча төрле дәрәҗәдәге 5 медаль яулаган. 

 

* * *

 

Түбән Камада кияү һәм кәләшләр язылышу өчен «матур» даталар сайлый.

Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре «Инстаграм»да хәбәр иткәнчә, бу елның беренче «матур» датасында 22.01.22 көнне 12 пар язылышкан. Ә елның тагын да «матур» датасы22.02.22 сишәмбегә туры килә. Бу көнгә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 20 гариза кабул ителгән инде.

 

* * *

Россия җыелма командасының тренерлар штабы команданың Пекинга олимпиадага соңгы исемлеген игълан итте, анда Түбән Кама егете Дамир Шәрипҗанов та бар.

Олимпия уеннары 4 февральдә ачыла, ә беренче матчта россиялеләр швейцариялеләргә каршы 9 февральдә уйнаячак. Моннан тыш, Финляндия һәм Чехия җыелма командалары составында «Нефтехимик»ның өч уенчысы – Франс Туохимаа, Лукаш Клок һәм Рональд Кнот та олимпиада алтыны өчен көрәшәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев