Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Кичә, бүген...

Түбән Кама районы авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды. Эпидемиологик хәл кискен булу сәбәпле, быел җыеннар онлайн режимда үтә.

Кызыл Чапчак һәм Шәңгәлче авыл җирлекләрендә җыеннар узды. Кызыл Чапчак авыл җирлеге трансляциясенә 100 дән артык кеше кушылды. Башта авыл җирлеге башлыгының узган елгы эшләнгән эшләренә йомгаклау чыгышы тыңланылды, быелга бурыч-максатлар билгеләнде. Авыл халкыннан медицина, ТКХ, мәгариф, газ кертүгә кагылышлы сораулар яңгырады. Шәңгәлче авыл җирлеге халкы белән дә җыен онлайн-форматта үтте. Быел да үзара салым җыюны активлаштыру, дәүләт һәм республика программаларында катнашу, юлларны төзекләндерү эшен дәвам итү, урамнарны яктырту кебек мәсьәләләр күтәрелде. Шундый ук онлайн-очрашулар Афанас һәм Прости авыл җирлекләрендә дә узды.

Ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү оештырылачак.
Шул максаттан, 8 февральдә 10:00 сәгатьтә КФҮ бинасында (Мәктәп бульвары, 2а йорт, актлар залында) суд приставлары хезмәте, прокуратура, эчке эшләр идарәсе бүлекчәсе, мәгариф идарәсе, опека бүлеге, социаль яклау органнары вәкилләре катнашында очрашу була. Алдан язылу өчен телефон: 8 (8555) 42-46-63.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин үзенең Тобольскига эш сәфәре турында сөйләде.
Быел «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыятендә санитар һәм техник зоналарны төзекләндерүгә генә дә компания җитәкчелеге 500 миллион сум акча бүлеп бирергә планлаштыра. Аларда куркынычсызлык һәм хезмәт нәтиҗәлелеге беренче урында тора.
«СИБУРның килүе безнең тарих өчен уңай сәхифә булыр дип уйлыйм. Без күп кенә социаль проектларны гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек турында килештек», – диде Рамил Муллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев