Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Ышаныч белән көтәбез

Шигърият

Ышанам!
Аклык сөя җаным,
Сабый чактан
Ак төсләргә ихлас табынам.
Иңнәремә
Канат үсте гүя
Яңа елның тәүге карыннан!
Бар дөньяда
Илаһи бер аклык,
Изрәп ята кышкы сукмак та.
Шул аклыкны
Таплар төсле булып,
Китә алмый торам атлап та!
Җир өстенә
Ак келәмен җәйгән
Ак өметләр баглап Яңа ел!
Ак хыяллар
Офыгына илтәр
Гамәлләргә сызып, туры юл!
Мин ышанам:
Ап-ак өметләрдән
Һәр күңелдә ап-ак гөл шытар!
Шул гөлләрнең
Нуры яктысында
Саф иманга инсан юл тотар!
Гөләндәм Галиева

Ышаныч белән көтәбез
«Барс елы – байлык елы», – диеп,
Өмет өстәп безнең күңелгә,
Яңа еллар инде ишек шакый,
Каршы алыйк аны без бергә.
Әйе, шулай булсын: Яңа еллар
Уңыш вәгъдә итсен халыкка,
Кем белә бит, көчле холкы белән,
Хуҗа булса илдә байлыкка?
Юлбарыс ул – ерткыч хайван, диеп,
Урын бирмик әле куркуга.
Киләсе ел вәгъдә итә төсле,
Матур көтелмәгән вакыйга!
Юлбарысның холкы – тавыш сөймәү,
«Ел хуҗасы» килсен тынычта.
Яңа ел табыны гөрләп торсын,
Муллык булсын килер тормышта.
Зур ышаныч белән
көтеп алам,
Яңа елның килеп җиткәнен.
Тик шунысы шомга сала мине:
Тагын бер ел гомерем үткәне...
Анастасия Усачева

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев