Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Йолаларны барлап

Халкыбызның мең елларга сузылган тормыш тәҗрибәсе, йолалары бар. НТР каналында эфирга чыгучы «Форсат» тапшыруы борынгыдан килгән күркәм гореф-гадәтләр белән таныштыра.

Әлеге программа узган елны эфирга чыга башлады. Ул һөнәрчелеккә багышланды. Түбәнкамалылар әби-бабаларыннан сакланган борынгы кәсепләр – умартачылык, тимерчелек, балта һәм агач эшләре, буяучы һөнәрләре серләре белән уртаклаштылар.

Яңа сезонда «Форсат» тапшыруы тематикасын бераз яңартырга булдык. Ул Түбән Кама районында яшәүче төрле халыкларның бәйрәмнәре, йолалары, гореф-гадәтләренә багышлана. Татарларда – Сабантуй, Карга боткасы, русларда – Масленица, керәшеннәрдә – Нардуган, Питрау, башкортларда – Кәккүк чәе. Әгәр сезнең дә үзенчәлекле йола турында хатирәләрегез булса, безнең тапшыру герое була аласыз.

Редакциянең телефоны: 41-13-13.

Программаны һәр сишәмбе 18:10 сәгатьтә карагыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X