Туган як

Язны каршылыйк!

Шигъри тәлгәшләр

Хәзер инде Кыш тели ди ял алырга;

Урынына Яз-сылуны калдырырга...

Көчле җилен, салкыннарын, бураннарын

Җыеп алып китәчәк, ди, барын-барын.

Алып китәр диләр, хәтта, кар көртләрен...

Кунак булды, озак торды – әйдә китсен

Ял итсен ул, котыпка ук барып җитсен!

Яз килер дә җылы нурын сибәр Кояш,

Гөрләвекләр челтерәп агар, кайтыр кошлар...

Бәйрәм ясап озаткачтын салкын Кышны,

Көләч язны каршы алыр барлык дуслар!

Ралия Кәримова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: