Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Яшьләр иҗаты

Шигъри тәлгәшләр

ЧАГЫШТЫР

 

Әни бәйләде

Өр-яңа челтәр.

Ә компьютерда –

Интернет “челтәр”.

Ярыкка качкан

Бер соры тычкан.

Минем кулымда –

Заманча “тычкан”.

 

Безнең өебез

Урнашкан чатта.

Дусларым белән

утырам “чат”та.

 

Фатирыбызда

Дүрт зур тәрәзә.

Минем экранда –

Яңа “тәрәзә”.

БУРАН

Җилләр истереп, сызгырып, гүләп, 

Тавыш чыгарып, башта улады.

 Улап туйгачтын, карлар  туздырып,

Өеп, таратып, бик нык дулады.  

 

Туздыра торгач, юлында калган

Кечкенә генә чыршыны күмде,

Ул гына аз дип,  минем көч бар, дип,

Янәшәдәге талга үрелде.

 

Тал бик нык иде, карга  бирешми.

Ботаклары күп,  үскән биеккә.

Буран да көчле, дулый, “күмәм!” ди,

Карын туздыра, уйнап-биеп тә.

 

Буран котырып, талга ташланды,

Кат-кат кар ташып күмә башлады.

Әмма, җиңелде, бар көче бетте,

Җиргә ятты да,  йокыга китте.

Марат Мөхәммәтов

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев