Туган як

Туган телем - иркә гөлем

Шигъри тәлгәшләр

Туган телем, тылсым булып...
Туган телем, тылсым булып,
Гашыйк иттең үзеңә.
Син – миңа бүләк ителгән
Иң кыйммәтле хәзинә.
Матур итеп, әйтә алсам
Үз телемдә сүземне,
Иң бәхетле кеше итеп
Сизәм җирдә үземне.
Син төгәл дә, син нәфис тә,
Сагышлы, моңлы телем!
Үзе бер олы могҗиза –
Синдә тупланган гыйлем.

Рәфыйк Әхмәдиев


Иске машина
Тотынмам бүтән искегә
Бусыннан гарык, җитәр.
Тикмә әйтмиләр, искегә
Тотынсаң исең китәр.
Йә бер җире килеп чыга,
Йә бер җире ватыла.
Бай кешеләр алыр иде
Иске, җиңел машина.
Запчастьләр дә эшләмиләр
Минем машинам өчен.
Күпме акчамны бетердем,
Кызганыч хәләл көчем.
Пычагымамы машина,
Гараж саклап торырга?!
Баш котылды, машинамны
Биргәч тимер-томырга
Машинам кызганыч түгел,
Табибымны кызганам.
Ул да шулай ук гарыктыр
Органнарым тузганнан.

Никифор Тукмачев


Гомер буе куркыталар
Бала чакта бик еш кына
Куркыттылар «урыс» белән.
Олыгайгач куркыталар
Инде менә «вирус» белән.
Авырлаша бара тормыш,
Алда безне ниләр көтә?
Бала чакта пүчтәк булган
Хәзер чынлап та өркетә.
Ябаргамы төрмәләргә
Карт көнеңдә үз- үзеңне.
Кайларда уздырырга соң
Авырмыйча бу көземне?
Кайда булу мөһим түгел,
Урамдамы, өйдәме без.
Кайда гына очрашсак та
«Вирус» диеп сөйләшербез.
Сәер булыр ишетмәсәк,
Ияләштек шул кадәрле.
Бөтен дөнья көтеп ала
Таң атуга бу хәбәрне.

Рифкать Имаев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: