Туган як

Татар мәдрәсәләре – рухи мирасыбыз

Ислам дине кабул ителүгә – 1100 ел

Халкыбызның аңын, рухи һәм матди культурасын үстерүдә мәгърифәт учаклары – мәдрәсәләр мөһим роль уйнаган. Татар мәдрәсәләре – рухи мирасыбызның аз өйрәнелгән, гаять кызыклы һәмгыйбрәтле, фаҗигале һәм моңлы бер өлеше. Әле борынгы чорларда Болгар дәүләтендә үк мондый гыйлем үзәкләре булуы мәгълүм «Болгарларның күпчелеге ислам динен тота; шуңа да алар яши торган шәһәрләрдә, авылларда мәчетләр каршында башлангыч уку йортлары бар», – дип билгеләп үтә Х гасырның беренче яртысында яшәгән мәшһүр
гарәп галиме Ибн Рустә үзенең бер язмасында [1:141].

Тарихчыларның эзләнүләреннән күренгәнчә, Болгар дәүләтендә йөзләгән мәктәп мәдрәсә булган. «Галия», «Хөсәения», «Иж-Бубый», «Мөхәммәдия» һәм башка тарихка кереп калган мәдрәсәләребез – татар халкы мәгарифе нигезе булып тора. Аларда, дингә кагылышлы фәннәр белән беррәттән, дөньяви фәннәр дә укытылган. Болгар бабаларыбыз Урта Азия, Һиндстан, Гарәп илләре, рус князьлекләре белән тыгыз икътисади, мәдәни бәйләнешләрдә булуы билгеле.

«Галия» мәдрәсәсе укытучы кадрлар составының югары әзерлекле булуы белән аерылып торган. Бу мәдрәсәне нигезләүче Зыя Камали (Камалетдинов Пәрвазетдин Җамалетдин улы) үзе Каһирәдәге «Әль-Әзһәр» дини академиясен тәмамлаган зур гыйлем иясе, алдынгы карашлы кеше була. Мәдрәсәдә дин тәгълиматын, ислам фәлсәфәсен, этика фәннәрен укыта. Үз тирәсенә Багдад, Каһирә, Казан, Мәскәү университетларын, Төркия югары уку йортларын, Казан татарукытучылар мәктәбен тәмамлаган белемле, югары әзерлекле кадрларны, белгечләрне туплый. Филолог галимнәребездән Галимҗан Ибраһимов, Галимҗан Нигъмәти һ.б. күренекле затлар «Галия» мәдрәсәсендә укыган.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе 1882 елдан алып 1918 елга кадәр яшәгән һәм шул чорда Казан губернасында иң алдынгылардан берсе булган. 36 ел эчендә меңнән артык шәкерткә башлангыч һәм урта белем биргән мәдрәсәне Галимҗан Баруди җитәкли. Дини мәдрәсәләрдән баш тартмаган хәлдә, ул «профессор, фәлсәфәчеләр, инженерлар» хәзерли торган дөньяви мәктәпләр кирәк, дигән фикерне алга сөрә. Галимҗан Баруди «ысуле җәдиткә» нигезләнгән мәдрәсә ача. Аны әтисенең исеме белән «Мөхәммәдия» дип атый (мәдрәсәне салуга әтисенең ярдәме бик зур була). XIX гасыр азагына инде «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бөтен Рәсәй мөселманнары арасында иң зур һәм дәрәҗәле уку йортына әверелә. 1901 елда «Мөхәммәдия»нең тышкы коллегиясе байлар булышлыгы белән 60 мең сум акча туплап, ике катлы мәдрәсәнең алгы ягына үзәктән җылытыла торган өч катлы бина салдыра. 1908 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә 500 ләп шәкерт укый. Мәсәлән, Газиз Гобәйдуллин, Галимҗан Шәрәф, Хуҗа Бәдигый – Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган. Алар мәдрәсәләрдә алган дини һәм дөньяви белемнәрен яңа заман культурасы, яңа заман фән-мәгариф үсеше, аның проблемалары белән үрә алган.

Оренбургның «Хөсәения» мәдрәсәсе тарихы агалы-энеле Әхмәт бай, Гани бай, Мәхмүт бай Хөсәеновлар исеме белән бәйле. Әтиләре Гали бай зур белемле, алдынгы фикерле шәхес була. Алар көче белән Казанда һәм татар авылларында ун ел эчендә 20 мәчет, мәдрәсәләр ачыла. Ә иң зур казанышлары - Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсе. Ул 1889-1890 елларда ук беренче шәкертләрен кабул итә. 1905 елда җылыту системасы булган, электр уты кергән өч катлы яңа бинасы ачыла. Хөсәениядә уку дәвере 14 ел була. Мәдрәсәне төрле елларда бик күп дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре, язучылар, шагыйрьләр, хәрбиләр тәмамлаган. Алар арасында Муса Җәлил, Шәехзадә Бабич; казакъ язучысы Җиһангали Теләбиргәнов; тюрколог, Истанбул университеты профессоры Әхмәт Вәлиди; галим-физик Җиһангир Абзгильдин; әдәбият белгече, прозаик Мөхәммәт Галиев; беренче казакъ профессоры Ходайбиргән Жубанов; атаклы галим, рентгенолог, Россиянең атказанган фән эшлеклесе, профессор Мидхәт Фәйзуллин.

Ә менә «Иж-Бубый» мәдрәсәсе турында ул чорда ук рус интеллегенциясе, татар зыялылары арасында «мөселманнар академиясе» дип йөртелү турында язалар. «Иж-Бубый» мәдрәсәсе – Вятка «губернасы Сарапул өязе Әгерҗе волосте Иж-Бубый авылында 1780 елларда ачылган мәдрәсә. Идел буе һәм Урал алды халыкларының мәгърифәтендә зур урын билгеләгән уку йорты. 1895 елдан мәдрәсәне бертуган Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйлар җитәкли һәм мөгаллимлек итә. 1908 елда мәдрәсә каршында мөселман хатын-кызлары класслары ачыла. Ул Мөхлисә Бубый карамагында була. Мәдрәсәнең дөньяви юл белән алга атлавы патша хөкүмәтен борчуга сала. Танылган татар уку йортларыннан булган «Иж-Бубый» мәдрәсәсе 1911 елның гыйнварында Русия хөкүмәтенә каршы фикер таратуда һәм панисламизмда гаепләнеп яптырыла.

Кызганыч, затлы һәм ныклы белем алу мөмкинлеген юкка чыгару сәясәте җиренә җиткереп тормышка ашырылган. Тарихи документлардан
күренгәнчә, мәдрәсәләр революциягә кадәр күпләп ябылса, анда белем алганнар утызынчы елларда «халык дошманнары»на әйләнеп кырыла. Кайбер тарихчылар сүзләренә караганда, мәсәлән, «Галия» мәдрәсәсен тәмамлаганнарның 95 проценты 1938 елларга кадәр инде юкка чыгарыла. Менә шулай итеп, татар мәдрәсәләре эшчәнлегенә генә түгел, анда бирелгән белемгә дә, татар дини, милли мәгарифенә дә балта чабыла.

Руфия Мисбахова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: