Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Силәле бишек көе

Шигъри тәлгәшләр

Үзәкләрем өзелә гел,
Моңлы җыр ишеткәндә.
Мин дә тибрәлгән бер бала
Силәле бишекләрдә.

Әнкәй көйләре, күрәсең,
Сеңеп калган күңелгә.
Бишек җырлары колакта
Чыңлый кебек бүген дә.

Барыгыз да шундыймы соң,
Мин генә микән тиле.
Давыл булып дулый кайчак
Җанда сагыну җиле.

Яланаяк мин дә чаптым
Авылым урамында.
Тик хәзер адашып йөрим
Уйларым урманында.

Күңелләрем урап кайта
Назулап болыннарын.
Назлы җилләре шаярып
Тарата толымнарым.

Ә хисләрем рәшә булып,
Йөгерә миннән алдан.
Үткәрергә бу халәтне
Сабырлык алыйм кайдан.

Нигә якын бу туган як,
Бардыр ул берәр сере.
Туган җирләреннән киткән
Мин бит меңнәрнең бере.

Уйлар ташкыны җирсетеп,
Уята һаман таңда,
Силәле бишек көйләрен
Кузгатып минем җанда.

Фәнүзә Сабирова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев