Туган як

Шигырьләре – мәктәп дәреслекләрендә

Үткәннәр сагындыра

Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, галим Шиһабетдин Мәрҗанинең «Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк», – дигән сүзләрен
истә тотып, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсен оештыруда һәм аның эшчәнлегендә үзләреннән өлеш керткән, инде безнең арадан киткән каләмдәшләребезне «Үткәннәр сагындыра» дигән проект кысаларында искә алырга булдык. Бәлки «Туган як»-ны укучылар арасында без белмәгән хатирәләр, истәлекләр сакланадыр? Аларны безнең белән уртаклаша аласыз.

Үткән гасырның алтмышынчы еллары. Түбән Каманың әле төзелә башлаган вакытлары гына. Төзүчеләре –
йөрәкләре энтузиазм белән тулы яшьләр! Ә яшьләр булган җирдә җыр да була дигәндәй, араларында иҗат дәрте дөрләп торганнар да, каләм тибрәтүчеләр дә табыла.
1965 елда мөстәкыйль Түбән Кама районы оешкач, рус телендә «Ленинская правда», татар телендә «Ленин нурла-ры» газеталары чыга башлый. Һәм шул ук елны «Ленин нур-лары» газетасы каршында әдәби түгәрәк оеша. Җитәкче итеп үзе дә шигырьләр язучы Камил Гыйльмуллин билгеләнә.
Камил Гыйльмуллин 1929 елның 17 гыйнварында Бондюг районы Камай авылында дөньяга килә. Әсән ветеринария техникумын тәмамлаганнан соң Бондюг һәм Морт авылларында мал врачы булып эшли. Шул еллар-да Алабуга укытучылар институтында белемен күтәрә. Диплом алгач, бөтен гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлый.
1965 елдан ул шәһәребездәге 44 нче һөнәр көллияте директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары һәм гомуми урта белем бирүче 3 нче кичке мәктәп директоры булып эшли. Татарстанның атказанган укытучысы исеменә лаек була, «СССР эчке эшләр министрлыгы отличнигы» билгесе белән бүләкләнә.
Камил ага балалар психологиясен яхшы белә. Шуңадыр, мөгаен, аның шигырьләре 3 нче һәм 4 нче сыйныф балалары өчен чагарылган «Татар теле һәм уку китабы» дәреслекләренә кергән. Камил Гыйльмуллинның балалар һәм өлкәннәр өчен нәшер ителгән «Кояш күчтәнәче», «Сабыйларга бүләгем», «Гомерем дисбеләре», «Тор-мышым чаткылары» исемле китаплары дөнья күрде. Ул әле республикабыздан читтә дә танылу алган «Мунча ташы» юмор театрын оештыручыларының берсе дә.
Тырыш, эзләнүчән Камил ага «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең уңдырышлы туфрагына сыйфатлы орлыклар утыртып калдыра. Бик күп каләмдәшләребез аның юлламасы белән беренче тапкыр әдәби берләшмәнең ишеген ачтылар. Моңа дәлил итеп һәммәбезгә таныш, яраткан шагыйребез Рифкать Имаевның исемен әйтеп үтү дә җитәдер.
Камил ага гомеренең соңгы көненә кадәр әдәби берләшмә белән элемтәдә булды, төпле фикерләре, акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп торды.

Рәсимә Нәбиуллина, "Кама Таңнары" әдәби берләшмәсе җитәкчесе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: