Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигырь яздым утырып...

Шигъри тәлгәшләр

Үзгәрсә үзгәрә дөнья
Үзгәрсә үзгәрә тормыш,
Кибет өстендә кибет.
Колбасага башкалага
Без йөрмәгән дә кебек.
Урам тулы иномарка
Японнан да Алманнан.
Көләләр миннән машина
Рәсәйнекен алганнан.
Җаның ни тели барсы бар,
Юкка чыкты дефицит.
Дефицит беткәч тормышның
Кай ягыдыр китек күк.
Кытлык беткәч туганнар да
Дус-иш тә кирәк түгел,
Тимер ишек артларында
Бикләнеп үтә гомер.
Йә Илаһым, менә нинди
Көнгә килеп җиттек бит
Инде хәзер якты йөзгә,
Җылы сүзгә дефицит.
Әле алар бер булыр, дип,
Өмет тә юрасы юк.
Гаделлекне, дөреслекне
Эзләп тә торасы юк.
Оят, намус товар түгел,
Чит илдән ташып булмый.
Бу мәхшәрне күрмәс өчен
Акылдан шашып булмый.
Никифор Тукмачев


Юллар көтә
Тар сукмактан
                атлый башласам да,
Юлларның мин
              киңен сайладым.
Юлсыз җирдә
              үзем сукмак салдым,
Җайсыз җире булса,
               җайладым.
Заман арбасына утыр, – диеп
Әйтүчеләр булды арада.
Мин һаман да
              үз юлымнан бардым,
Утырмадым, заман, арбаңа.
Тау артында таулар көтә иде,
Шул үрләрне яулап атладым.
Күтәрелү мавыктыргыч булды,
Таудан төшү җаен тапмадым.
Гомер юлларымның
                    таудан аска
Төшәр мәле килеп җитсә дә,
Барам әле үрләр аша үргә,
Юл биштәре һаман иңсәдә.
Ралия Каримова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев