Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигырь кадерләре

Шигъри тәлгәшләр

Шигырь кадерләрен белгән чорлар
Булган бит ул...
Чын шагыйрьләр патша сараенда
Торган бит ул.

Чынбарлыкны туры күзгә карап
Әйткән шагыйрь;
Дөреслекне халык хөкеменә
Илткән шагыйрь.

Аның фикеренә колак салган
Патшалар да;
Яраклашып яшәмәгән үзе
Атсалар да.

Суынмасын шагыйрьлекләр безнең
Җаныбызда,
Хакыйкатькә зур ышаныч саклыйк
Каныбызда...

Ралия Кәримова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев