Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Син юкта

Төсен җуйган сыман 
                        алсу чәчәк,
Кояш  –  
        сары сагыш офыкта.
Нурлар үтмәс 
               кара пәрдә кебек,
Көн караңгы миңа  
                          син юкта.

Кичә дәртле җырын 
                  сузган былбыл
Бер моңая бүген, 
                          бер тына.
Ул да ярын 
             өзелеп сагынамы?
Бик ямансу, җаным, 
                          син юкта.

Кырга чыгып, 
                  юанулар эзлим
Күңелдәге 
              тирән бушлыкка.
Бар матурлык сиңа 
                   ияреп киткән,
Дөнья нурсыз калган
                           син юкка!

Тып-тын тора урман, 
                       елга-күлләр,
Чишмә җыры тулы 
                           зар гына!
Тибәр-типмәс 
         тыпырчына йөрәк –
Яшәү яшәү түгел 
                          син юкта.
Гөләндәм ГАЛИЕВА.

Хыялларым тынгы бирми
Язмышымны үзем язам,
Хыялый мин, бер җүләр.
Җыр- шигыремне өләшәм,
Әҗерләрен кем түләр.

Хыялларым тынгы бирми,
Максатка ирешмичә.
Ашыкмыйча алга барам,
Җилләргә бирешмичә.

Барладым хыялларымны:
Бер югалттым, 
                    бер таптым.
Өметләремне хыялда
Киләчәккә озаттым.
Рәфыйк  ӘХМӘДИЕВ.

Яз
Көзләр үтте, 
                    кышлар үтте,
Язмый тордым бер ара.
Кышын язмый торып була,
Язларда түзеп кара.

Сүзләр эзләп интеккән юк,
Үзләре сорап тора.
Йөрәктә
               туган җырларым
Каләмгә чират тора.

Юкка гына бу фасылны
Әйтмәгәннәр «яз» диеп.
Яз көннәре кисәтәләр
«Яз, вакытың аз!» диеп.

Яшьлек хисләре яңара,
Шигырь язмый кем түзәр...
Мәхәббәт турында яза
Сиксәндәге кешеләр.

Кем ул шашып сөйгәненә
Атап шигырь язмаган?
Йә ул сөюдә янмаган,
Йә булмаса – чи надан.

Язлар яздыралар безне,
Кемдер укыр бер заман.
Шигырь җене кагылса да,
Без акылдан язмаган.
Никифор ТУКМАЧЕВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев