Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

«Шигъри тамчылар» җылысында...

Әдәби очрашу

«Кама таңнары» әдәби берләшмә язучылары белән әдәбият сөючеләрне якыннан таныштыру, аралаштыру, серләштерү максатыннан, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә кысаларында эшләп килүче «Әдәбият корабы» Каенлы авылына очрашуга юл алды.

Юлчыларыбыз гади генә түгел – Татарстан Республикасы журналистлар берлеге, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы, тәрҗемәче, эзтабар язучы Нурулла Гаптуллин, үз вакытында территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе 42 ел укытучы, «Энҗе бөртекләре» балалар ансамбле җитәкчесе, «Сүрәкә» ансамбленең җырчы-солисты, менә дигән әни, кабатланмас әби, 8 китап авторы, композитор, рәсемнәре белән күзне иркәләүче, тегүче, бәйләү остасы Анастасия Усачева, шәһәр мәгарифе ветераннары советы рәисе урынбасары, ике китап авторы Рушания Габбасова. Һәрберсенең иҗаты үзенчәлекле, кабатланмас.

Авыл халкының җылы, ягымлы карашлары дулкынында очрашу башланып китте. Тамашачы «Кама таңнары» әдәби берләшмә язучыларының шифалы шигъри тамчылар җылысында яшьлек таңнарына кайтып моңланды, балачакның керсез саф чакларын искә төшереп, күзләрен дымландырды, газиз әти-әниләребезнең киңәшләрен янәдән ишетеп, хатирәләр кочагына чумды, табигатьнең гүзәл серле аланнарында хозурланып, күңелен матурлык белән тулыландырды. Яшь буынга телебезнең матурлыгын, милләтебезнең тирән тамырын, әби-бабайларыбызның батырлыгын җиткереп, горурлык хисләре тудырдык. Алсу Вәлиуллина башкаруындагы җырлар, язгы ташкыннардай йөрәкләргә уелып кереп, йөрәкләрне назга күмде. Тамашачы рәхәтләнеп бер моңайды, бер көлде, бер елады.

Безнең татар халкы һәрбер башка халык кебек бик тә талантлы. Чөнки һәр халыкның үз тормышы, үз тарихы, үз рухы, үз җаны. Һәр милләтнең рухи асылы турында уйласак, татар кешесенә үтә дә нечкә һәм тирән моң хас. Моң булган җирдә җыр бар, шигырь бар. Татар халкын еш кына «шигьри халык» диләр...

«Әдәбият корабы» юлчылары очрашудан илһам, ләззәт алып, кайтыр юлга чыкты. Һәрбер язучының күңел дәфтәрендә илһам чаткылары уйный, йөзләрендә шатлык билгеләре, уйларының очы еракта...

Әнфисә Фәйзетдинова, Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев