Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри мизгелләр

Шигърият

Сыналса гына...
Яратып кавышканнар да
Яши кайчак теш кысып.
Ә күпмесе аерыла
Соңгы чиктә ызгышып.
Җиңел ул үзеңне яклап,
Башкага гаеп өю.
Чын буладыр гомер итеп,
Сыналса гына сөю.
Рифкать Имаев

Рәхмәт, көз!
Ялыктыммы җәйдән?!
Күңел көзгә тарта!
Алтын көздә үз-үземә
Ышанычым арта!
Көзге юллар – сихри...
Көзге уйлар – гамьле...
Җилдә очкан яфрак та
Өсти җанга, ямьне!
Беләм, көзне миндәй
Яратучы сирәк...
Күңелемә пыскып яуган
Көзге яңгыр кирәк!
Ни гашыйк итте соң,
Диярсез, көзләргә?
– Бәхетле җәйләрем
Дәвамлый, көзләрдә!
Бу бәхет чагыла
Нур булып, күзләрдә...
Бәхетле көннәрем –
Яңгырлы көзләрдә!
Бүгенге көзләрдә!
Илзирә Вәлиуллина

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев