Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Сездә нинди роза?

Картайган саен розалар кочагында яшисең икән ул. Юк, мин артист та, җырчы да түгел, кочак-кочак чәчәкләр бүләк итмиләр. Авырулар кочагында яшим: артроз, склероз, невроз...

Табибларга күренергә барган саен нинди дә булса «роза» табып җибәрми калмыйлар. Хәер, аларның язуларын укыр өчен үзеңә дә мединститут тәмамларга кирәк. Тәпиен карага манып, кәгазь өстенә җибәрсәң, тавык та матуррак «язар» кебек.

Әле мин кайчан гына «хондроз» белән генә җәфалана идем, хәзер «остеохондроз» дип тә өстәделәр. Бер «букет» авыру белән йөрүче мин генәме әллә дип уйлаган идем, табиб ишеге төбендә чиратта торганда аңладым, күбесе шундый икән. Монда кешеләр белән аралашып утырганда дөньядагы әллә нинди авырулар барлыгына ышанасың. Шунда ук кем ничек дәвалана – анысын да өйрәнәсең. Элек без «баш бетләде» дип сөйләшсәк, хәзер матурлап «педикулез» дип кенә сөйлибез.

Ярар, сүзне бит теге, матур чәчәктән башлаган идем. Менә шул, чиратта телне тик тотасы килмәгәнгә генә сүз башлаган идем, янымда гына утырган бер ир затында «дисгидроз» дигән авыру булып чыкты. Монысын шушы яшемә җитеп ишеткәнем дә юк иде. Шуңа күрә, «йогышлы булмасын тагын» дип, аның яныннан «на всякий случай» читкәрәк китеп утырдым.

Безнең сөйләшкәнгә колак салып утыручылар тагын булган икән. Әй тезеп киттеләр, чыдап кына тор! Күбесендә шул «роз»лар икән, «остеоартроз, фиброз, ценуроз, купероз – каян белеп бетермәк кирәк. Әйтәм, табиблар гомерләре буена укыйлар, шул миллион төрле авыруларның исемнәрен генә булса да хәтерләрендә калдыру өчендер.

Ә бер бабай безгә әйтәсе чирен бик озак кына хәтеренә төшерә алмый торды. Башын кашып уйлап торуыннан ук аңладым инде, склероз анда. Тагын берсе «гемартро» ди. Коридорның икенче башыннан ук безнең шаулашканны ишетеп килгән бер хатын сүзгә кушылды. Безгә караганда ул яшьрәк инде, хроник авыру юктыр дисәк, «ангидроз» белән җәфаланам ди.

Әйтәм бит, бу чиратта торып, күз күрмәгән, колак ишетмәгән нәрсәләр ишетеп кайттым. Укыйм, өйрәнә торыйм әле, бер кирәге чыгуы бар, дип, кайтуга интернетка кереп чумдым. Ярый әле, анысын оныклар өйрәтеп киткән иде.

Гамилә Сафина

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев