Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Сатулашу файдалы

Көлгәнгә - көлке

  ̶  И-ии, Сүәйбәкәем! Бакчама дүрт ел тирес керткән юк инде. Шуңа күрә уңыш та бик мактанырлык түгел. Менә, күршеләргә узган ел танышлары әзер черемә китереп аударган иде, алар быел биш сутыйдан җыеп алган уңышны машиналарына төяп, көз буе ташып бетерә алмыйлар. Бакча күршесе Гамиләнең Шәүкәте бар шул. Ике кеше пенсиясенә бер “Газель” тиреслек акча жәл түгел инде ул, кәнишне! Мин дә ‹‹аркылысын-буен›› үлчәп, озак кына уйлап йөргәннән соң,тирес кайтартырга булдым. Күршеләрдән тирес ташучының телефон номерын алып, заказ бирдем.

Икенче көнне үк “Газель” хуҗасы – таза гына гәүдәле, шат чырайлы егет тиресне алып килеп, бакчага бушатты. Мин инде алдан килешенгәнчә, дүрт меңне әзерләп куйган идем. Тик шулай да, бу егеттән очсызгарак алып булмас микән дип, өйгә кереп, халатымның уң як кесәсенә өч мең ярым, сулына биш йөзлекне тыгып чыктым да, егеттән: “Бу тирес сыерныкымы соң?” – дип сорадым. Егетнең мондый гына сораудан югалып кала торган түгеллеге әллә каян күренеп тора. Ул хәйләкәр елмаеп, коймага сөялеп торган көрәкне кулларына алды да, тиресне бераз актаргалагандай итеп:

– Соң, апа, монда үгезнеке дә бардыр инде! ̶ ди.

Әлбәттә, үз чиратымда, мин дә югалып калмадым:

– Энем, миңа сыерныкы гына кирәк иде шул.Әллә кире төйисеңме?! – дим.

Егет кычкырып көлеп җибәрде дә: 

– Һәй, апа! Мин үземне хәйләкәргә чутлап йөри идем, син миннән дә арттырып җибәрәсең икән! Ярар, апа, бүген җомга көн һәм синең тапкырлыгың хөрмәтенә хакны бераз төшерәм,  –  ди бу.

Менә шулай, Сүәйбәкәем! Тәки биш йөз тәңкәмне янга калдырдым бит. Ни генә әйтсәң дә, күңелле кешеләр белән эш тә күңелле була шул!

Инсаф Кашапов

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев