Туган як

Прәннек кыйбатмы, әллә...

Шулай да була

Фәрит Вагыйзов
Балачакта безнең авыл уртасында зур бер кибет бар иде. Хәзергечә әйтсәң, «супермаркет» – эчендә азык-төлек тә, хуҗалык кирәк яраклары да бар. Ә кибеткә бару сирәк эләгә – әгәр ипи алырга кирәк булса гына, апа йөри иде. Бер көнне әнием кулыма бер сум акча тоттырды да, прәннек алып кайтырга кушты. Кече сеңелләрем шатланып өйдә көтеп калдылар... 
Кибеткә кергәч, горур кыяфәт белән (кесәм буш түгел!) киштәләргә күз салдым. Прәннек тә бар, шикәр комы сибелгән кызыл билле йомры карамель кәнфитләре дә. Янәшәдә матур төргәктә сабын өемнәре, лампа куыклары, йозаклар... Кинәт югарыдагы киштәдә китаплар күреп алдым. Юка тышлы зур әкият басмалары алдында калынрак, тышлыгында кызыл йолдызлы каска кигән, кулына автомат тоткан совет солдаты сурәтләнгән китап тора иде. Исеме дә бик кызык: «Чәчәкләр сөйли белә». Ә минем өченче сыйныфны тәмамлап, китап уку «җене» кагылган вакыт. Берәр сугыш турында әсәр кулыма эләксә, кичләрен өйдә утны сүндереп, барысы да йокларга яткач, юрган астында кесә фонаре кабызып укый идем...
Кибеткә бер кереп, бер чыгып уйга баттым. Китап сатып алсам, өйдә миңа «эләгәсен» яхшы беләм. Ә шулай да бар батырчылыгымны җыеп, акчаны сатучыга суздым. Ниндидер тәмле исләр килеп торган китапны кочаклап, кайтырга юнәлдем. Әлбәттә, сеңелләр үпкәләде, әни бик орышты. Прәннеккә дип икенче кат апаны җибәрде. Ә мин яңа китап битләрен ачып, маҗаралы дөньяга чумдым...
Берничә айдан әти ул китапның эченә: «Фәрит улымның прәннеккә биргән акчага алган китабы» дип язып куйды. Кызганыч, берничә елдан соң ул китап каядыр югалды...

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: