Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Һөнәрләрнең була төрлесе

Нинди генә һөнәрләр юк дөньяда! Шулар арасыннан күңелеңә якынын сайлап алу – җаваплы эш, ди 6 нчы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары.

Әлеге уку йорты белән китапханәбезне күпьеллык дустанә, җылы мөнәсәбәтләр бәйли. Китапханәче апалары үткәрә торган кичәләргә, осталык дәресләренә кызыксынып, яратып йөри егет-кызлар. Күптән түгел генә узган чара да күңелләрендә матур хатирәләр калдыргандыр дип өметләнәбез. Һөнәрләр, аларны ничек итеп дөрес сайлау турында сөйләштек үзләре белән.

Чыннан да, нинди генә һөнәрләр юк бүген дөньяда. Галимнәр сүзенә ышансак, җир йөзендә 50 меңнән артык һөнәр бар икән. Шуларның 100гә якыны гына киң танылу алган. Шулар арасыннан үзеңнекен ничек табарга? Дөрес юлны ничек сайларга? Бу сораулар бүген күп кенә югары сыйныф укучыларын борчый торгандыр. Борчылмаслык та түгел бит: дөрес сайланган һөнәр генә шатлык китерә, күңел җылысы биреп башкарылган эш кенә нәтиҗәле була. Кайда укырга керим, дип баш ватучы балага дөрес юл күрсәтү, төпле киңәш белән ярдәм итү бик мөһим. Гадәттә мондый җаваплы вазыйфа ата-аналар, укытучылар җилкәсенә төшә. Китаплар да ярдәмгә килә. Китапханәбездә һөнәрләргә багышланган басмалар шактый. Кайберләре белән яшь укучыларыбызны да таныштырдык.

«Йөзгә бер» уены да күп кенә сорауларга җавап табарга булышты. Бергәләшеп табышмакларга җаваплар да эзләделәр әле. «Күтәр, төшер» уены да, ямь өстенә ямь булды.

Бүгенге яшьләр нинди һөнәрләргә өстенлек бирә дисәк, икътисадчы, юрист, эколог, лаборант, укытучы белгечлекләре кызыксындыра икән үзләрен. Тегүче, маникюр ясаучы булырга хыялланучылар да бар. Эретеп ябыштыручы, тимер кыручы кебек эшче һөнәрләрне дә читләп үтмәделәр. Һәр һөнәр үзенчә мөһим, һәркайсының үз авырлыгы һәм матурлыгы бар, ди яшь дусларыбыз. Ә менә китапханәче эшенең дөньядагы иң борынгы хезмәтләрдән булуын күпләр белмәгән дә икән әле. Әлеге һөнәр безнең эрага кадәр үк барлыкка килгән. Беренче китапханәчеләр дип документларны күчереп язучыларны саныйлар. Алар бу кулъязмаларны кадерләп саклаучылар да булганнар.

Кайсы гына һөнәрне сайласагыз да бәхетле булыгыз, балалар!

Руфия Медетова, 2 нче китапханә хезмәткәре

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев