Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Әниләр көне белән котлап

Шигъри тәлгәшләр

Әниемне уйлыйм...
Балачагым минем исемә төшә,
Әниемнең матур җырыдай.
Әниемә тагылып йөри идем,
Болындагы нәни колындай.
Әнием минем
бөдрә чәчләремне
Кырыйлап үрә иде
«дучмак»лап.
Бик аз гына күрми торса да ул
Yбeп ала иде кочаклап.
Әниемнең матур сабырлыгын
Сөйли һаман күрше апалар
Инде хәзер әни белән әти,
Җирнең куенында яталар.
Әгәр кире кайтса шул балачак,
Әни сүзен генә тыңлар идем.
Әниемнең моңлы җырлаганын,
Тын да алмыйча
бер тыңлар идем.
Әрнемә син, йөрек, ,өзгәленмә,
Кире кайтмас мәңге балачак.
Балачакта булган
шул мизгелләр
Гомерлеккә истә калачак.
Ycә тешкәч, газиз әнием мине,
Яхшылыкка гына өндәде.
Тик яхшылык жиңә, дия иде,
Бу деньяда ярсу бәндәне.
Асия Метшина


Куянбатыр сүзе
(Мәсәл)

Язарга уйлаган идем
Тозлы-борычлы әсәр.
Башны кисәргә мөмкиннәр...
Язарга булдым, мәсәл.
Без яшибез карурманда
Аю, бүре, төлкеләр.
Куркак булсам да мин – Куян
Шул тирәдә бөтереләм.
Урман канунын саклаучы
Аю безнең патшабыз
Саулыгыбызны кайгырта:
"Берүк чирләп ятмагыз! "
Төлкеләр үзенчә талкый
Аю биргән әмерне.
Яңарышта туган Төлке
Миңа казый каберне.
Илнең үзәк каласында
Хаким итүче Төлке,
Бүрегә дә, Куянга да
Кара битлек кидертте.
Карга, Керпе, Төлкесенә
Аю йодрык күрсәтә...
"Хәйләкәрлегең кимеде
Миллионнарың үссә дә."
Кеше бал, май ашаганда
Мин кишер ашап үстем
Саклаганны Аллаһ саклар...
Чир миннән ерак китсен.
Төлкеләр дә битлек кия
Куяннар да битлектә
Бер Куян батыр булып мин
Бүген керәм читлеккә.
Төлкеләргә буйсынырга
Түгел мин куркак Куян
Шуңа күрә имзамны да
Тәпием белән куям.
Нур Абдул


Туган якка мәдхия
Күңелемнең Мәккәсе ул –
Туган авылым Казаклар.
Озаг(ы)рак кайтмый торсам,
Төшкә кереп газаплар.
Безнең якның үз энҗесе
Сыгызласы, Пимәре.
Егет икән – иң гаяре,
Ә кыз икән – чибәре.
Бәрәңгенең – ярмалысы,
Җиләкнең – иң баллысы.
«Уңышыгыз ничек?» – дисәң,
Әлбәттә, иң саллысы!
Кабатланмас гүзәл келәм –
Каеныкол болыны.
Урап кайтам, күрү өчен,
Шул яклардан юлымны.
Ачылмаган тарих монда,
Килеп киткән ничә яу.
Баш бирмәгән безнекеләр
Каршы торган Кала тау.
Горурланып әйтә алам:
«Мин, – дип, – шушы төбәктән!»
Аз гына да арттыру юк –
Барсы да чын йөрәктән.
Рифкать Имаев


Карлы чәчәкләр
Җиһанда көз... Матурлыгы
Дәвам итә, бүген дә.
Тирбәлә көзге чәчәкләр
Көзнең салкын җилендә.
Мин гашыйк җан чәчкәләргә
Күзәтәмен, сокланып.
Уза алмыйм, тиз-тиз генә
Карап торам, тукталып.
Ничек инде үтеп китим
Яннарыннан, күрешми.
Көзге чәчкә җил,карларга
Каты тора,бирешми!
Минем өчен көзге чәчкә
Кадерлерәк, якынрак.
Чыдамлык, ныклык ягыннан
Җәйгеләрдән батыррак!
Башка төрле назлы гөлләр
Кыш-казыйга чүгенер...
Туңар, өшер...Тик,болары
Һич үләрдәй түгелдер. –
Нәкь татарларым шикелле
Рәсәй читкә тибәргән...
Күпьеллыклар! Тамырларын
Җиргә тирән җибәргән,
Җиргә тирән җибәргән!
Илзирә Вәлиуллина
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев