Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Кышкы урман, кар явып тора...

Мәзәкләр

Кышкы урман, кар явып тора. Урман буйлап ачулы аю йөри. Әле чыршыны сындыра, әле агач төбенә китереп тибә, бүрегә акыра... Кыскасы, нык котырган бу. Шунда авыз эченнән: «Пычагыма дип сен- тябрьдә кофе эчтем инде!» – дип тә мыгырдап ала.

* * *

Мәчтүрә түти аяк очларына гына басып ишек төбенә килә, колагын куеп тыңлап тора, аннан җәһәт кенә кухняга чыга да, кайнап утырган ашка бер кап тоз тондырып, ялт кына бүлмәсенә кереп китә. Аның коммуналь торактан аерым фатирга күчүенә инде өч ел, ләкин кайчагында әнә шулай онытылып киткәли. Картлык галәмәтедер инде.

* * *

Кыш буе борыннан агып интектерде. Салкын тигән дип, аны халык ысулы – бал белән чәй эчеп дәваладым. Язга таба, һаман рәтләнмәгәч, табибларга мөрәҗәгать иттем. Баксаң, миндә балга аллергия икән.

* * *

Закон алдында бөтен кеше дә тигез: кыш буе «теплотрасса!» да яшәгән бомжга язын җылылык өчен түләргә квитанция китерделәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев