Туган як

Китап белән күз ачыла

Россиядә «Халык сәнгате һәм Россиянең матди булмаган мәдәни мирасы елы» кысаларында безнең китапханәдә әледән-әле төрле чаралар үткәреп киләбез. Балаларны республикабызда яшәүче башка милләт әдәбияты белән дә таныштырабыз. Россиядә яшәүче һәр милләтнең бай культурасы, кызыклы фольклоры һәм бай тарихы бар.

Әле күптән түгел генә «Балалар фольклоры иле» дип аталган әдәби-тәрбия сәяхәте уздырдык. Анда бәйрәм кунаклары рус фольклоры һәм халык сәнгате дөньясына керделәр. Чара рус халкы кич утырулары рәвешендә үтте, килгән кунакларны Хуҗабикә оныгы Маша белән халык җырлары, түгәрәк биюләр каршы алды. Рус халык фольклорының искиткеч бай дөньясы укучыларда зур тәэсир калдырды. Балалар аларның ничек яшәгәннәрен, җырлауларын, киенүләрен, иске көннәрдә уйнауларын, нинди әкиятләр тыңлаганнарын белделәр. Тизәйткечләр, тел көрмәкләндергечләр әйтеп, табышмаклар чиштеләр, рус халык әкиятләренең сюжетларын искә төшерделәр, көнкүреш әйберләре, гореф-гадәтләребез белән таныштылар. Бергәләп рус-фольклор җырларын җырладылар. Аеруча актив катнашкан балалар «Фольклор бабае»ннан татлы ризыклар алдылар.

Кичә ахырында укучылар «сихри китап дөньясы»на чумып, китапханәдәге китаплар белән таныштылар.

Лилия Гатауллина, 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: