Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Хуш киләсең, Яңа ел!

Кыш бабай килә

 

Табигать кануны ныклы,

Һәркем аңа буйсына.

Көзге киемен чөйгә элеп,

Тунын җайлый буй-сынга.

 

Машинасына кидертә

Кышкы тәгәрмәчләрен,

Тайгак юлга юлыкмаска

Алдан күрә хәстәрен.

 

Кошлар кебек кешеләр дә

Ел фасылын тоялар.

Салкыннан сакланыр өчен

Җылы оя коралар.

 

Һәркем көтә Кыш бабайны

Шатланып та, сагаеп,

Кар-бураннар юлга чыккан,

Каршы алмый чара юк.

 

Фәрман язган юлбашчыбыз

Чикләрне бикләргә, дип –

Кыш бабайны QR-кодсыз

Рәсәйгә кертмәскә дип.

 

Язу танымый Кыш бабай

Аның үз фәрманы бар

Күңелгә аклык өстәргә

Заманча форматы бар.

 

Олыларга ял бирә ул,

Балаларга бүләкләр

«Сау-сәламәт яшәгез!» – дип,

Тели изге теләкләр.

 

Чикләүләрне читкә тибеп,

Килеп керде Кыш бабай.

Ул патшадан да курыкмый

Бигрәк батыр: ай-яй-яй.

 

Дума язган кануннарны

Ак кыш кире борадыр.

Әкиятнең чынга ашуы

Шулай була торгандыр.

 

Нур Абдул

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев