Туган як

Хатыннан уңмадым...

(Юмореска)

 Ә-әй, Назыйф туган, уңмадым инде мин хатыннан, уңмадым! Ник дисәң, менә гел берәр ‹‹мөгез›› чыгара да тора. Бервакыт, чалбарымның кесәсенә яшереп куйган акчаларымны мунчалага әверелгәнче кер юу машинасында әйләндергән. Их, жәлке дә булды инде, малай!  

Икенче вакытны кыйммәтле швейцарь сәгатем дә шул кер юу машинасында рәттән чыкты. Заводка керә торган пропуск та шундый ук ысул белән танымаслык булып бозылгач, яңасын ясатканчы эш урыныма керә алмадым. Премиямне кистеләр, өч көнлек хезмәт хакымны югалттым. Уңмадым инде хатыннан,уңмадым!...

Әле, Назыйф дустым, ул миңа сәгать-мәгать ише әйберләр белән генә түгел, физик яктан да зыян китерә. Ничек итепме? Син бит инде мине өйләнгәнче үк белә идең. Ул чакта мин нарат өрлегедәй төп-төз буй-сынлы идем. Хәзер кара инде, аркылысы-буе бер, юан бүкәнгә әйләндем. Каршыма очраган хатын-кызның сокланган түгел, киресенчә, гаҗәпләнгән күз карашы башта зур шардай кабарып, асылынып төшкән бүксәмә, аннан инде: “Дуңгызга әйләнгән бу мескен ирнең хатыны кем микән?”,  ̶  дип чыраема төшә. Хатынны әйтәм, иткә асраган мал урынына ашата мине. Көн дә итле аш, итле пәрәмәч, атна саен итле бәлеш. Тәмле пешерә үзе, шайтан алгыры, ашап туеп булмый! Уңмадым инде хатыннан, уңмадым!..

Мәҗлес саен ул минем адыма тәмлерәк ризыкларны өеп куя, кеше алдында уңайсыз. Әле җитмәсә, аның эчми торган начар гадәте бар. Мин эчә башласам инде, аның аяклары өстәл астында биеп кенә тора. Шундый табыннардан соң мин һәрвакыт өйгә аяк бармакларымны күгәртеп кайтам. Бүтән ирләрне әйтәм, үзләре дә эчә, хатыннары да кимен куймый, рәхәтләнеп  күңел ачалар.

Синеке кер юмаса да, кесә актара белә, ә менә юньләп ашарга да пешерә белми дисең инде? Алай булгач, син хатыныңнан егылып уңгансың икән, дустым! Менә мин уңмадым инде, уңмадым!...

Инсаф Кашапов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: