Туган як

«Кеше акыллары бар»

Мин лаеклы ялда булгач, җәй көннәрендә авылыбызның саф һавасын сулап уздырам.

Урам аша гына энекәш тора, хәтсез генә мал-туар асрыйлар. Үзебезнең хуҗалыкта бәрәңге, яшелчә үстерәбез. Энекәшем, туган җанлы булып, миңа сөтен-маен керткәнгә, мин дә кулдан килгәнчә аңа ярдәм итәргә тырышам.

Кирәк булганда көтүен көтәм, ул колхоз эшенә киткәндә көндәлек эшләрен башкарам. Менә тагын сагынып торган көтү чираты килеп җитте. Малларның баш санына карап, көтүгә чыгу көннәре дә төрле. Бер елны алтышар, икенче елны бишәр көн көтүгә чыгарга туры килде. Ә бу елда җиңел сулап куярлык, өч кенә көн.

Маллар иртәдән алып, сәгать унберенче яртыларга кадәр туйганчы ашап өлгерәләр. Хәзер алар үзебезнең авыл Яңа Богады күрке булып торган камышлы, аккошлы, кыр үрдәкләре дисеңме, һәм башка күп су кошлары йөзеп йөри торган күлебезгә кереп эссе һавада тәннәрен чылатып, су эчеп чыгалар. Шулай тамакларын туйдыргач, күши-күши яту ягын карыйлар. Бер-ике сәгать ныклап туплауда ятып торалар. Без – көтүчеләргә дә ял эләгә. Алып килгән ризыклар белән тынычлап, әбәд ашап алабыз.

Бу вакытта күрше Солтангыл авылыннан колхоз таналарын көтүче безнең күрше егете Илдан үзенең яраткан атына атланып, обедка кайтып килә. Ул ат өстендә әкрен генә йөри алмый. Шулай итеп, җәйге каникулның күп кенә вакытын ат өстендә уздыра. Гадәттәгечә, безнең янга кагылып туктамыйча, китә алмый.

Бу юлы да ул, чабып килгән атын безнең янда кисәк кенә туктатты да, атыннан сикереп төште. Без энекәш белән ашап утырган чак. Илдан кулына тезгенен алып, безнең янга килеп чүгәләде. Аты да аның артында яшел чирәм кырка. Без өчәүләп сөйләшеп утырабыз. Илдан кулындагы чыбыркысы белән җилкә аша аркасын кашып алды.

Шул вакытта кеше ышанмаслык хәл булды: аткай хуҗасының аркасын кашыганын карап торды да, алгы аягының берсен күтәреп, сак кына Илданның аркасын кашый башлады. Моны күреп, шаккатып карап тордым. Илданнан: «Аркаң авыртмадымы?» – дип сорагач, ул: «Юк, кемдер кашыган кебек булып китте» – ди. Мин аңа атының хуҗасының аркасын кашуын әйткәч, ул борылып, атының башыннан сыйпады.

Шулай, яхшылыкны хайваннар да аңлый белә.

Фаяз Нәбиуллин

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: